Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелмалары Казан һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләрендә булдылар

Рәсми чара

22.08.2019, 14:02

1/3

Бүген, 22 августта, WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелма әгъзалары мәдәни элемтәләр һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максаты белән Казан шәһәре һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләренә бардылар. Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты катнашучылары укучыларга үз илләре турында сөйләделәр һәм “Бер мәктәп – бер ил” проекты кысаларында төрле компетенцияләр буенча интерактив мастер-класслар уздырдылар.

“Бер мәктәп – бер ил” (One School – One Country) эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен үстерү, профориентацияне камилләштерү һәм мәдәни элемтәләр буенча белем бирү программасы 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел дөнья чемпионаты кысаларындагы проектта Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасы Лаеш районының 58 уку йорты катнаша. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына килгән милли җыелма вәкилләре укучыларга үз илләре турында сөйләп кенә калмадылар, ә дөнья чемпионатын оештыручы ил – Россиянең мәдәни үзенчәлекләрен дә өйрәнделәр. Дәресләрдә Татарстан укучылары чемпионатның кайбер компетенцияләре буенча интерактив мастер-классларда катнаша алдылар.

“Бер мәктәп – бер ил” проекты чемпионатта катнашучыларга һәм Казан мәктәпләрендә укучыларга онытылмас хис-кичерешләр бүләк итәр, дип ышанам. Беренчедән, алар дуслык атмосферасына чумачаклар, икенчедән, башка илләрдә һөнәри осталыкның үсеше турында бик күп яңа нәрсәләр беләчәкләр”, – ди WorldSkills International Президенты Саймон Бартли.

“Бер мәктәп – бер ил” традицияләр алмашуы – мәдәни чара гына түгел. Безгә Россия мәктәпләре укучыларына үзләреннән берничә яшькә генә зур булган балаларның WorldSkills хәрәкәте ярдәмендә иң яхшы остазларда белем алырга, бар дөньяга үз күнекмәләрен күрсәтергә һәм чемпион булырга мөмкинлекләре барлыкка килүен күрсәтү мөһим. Бу очрашу укучыларга үз һөнәрләрен, үзләренә якын компетенцияне сайлап алырга һәм алга таба WorldSkills Juniors юниор лигасы ярышларында катнашырга ярдәм итәр дип ышанабыз – бездә укучылар һәр ел Россия дәрәҗәсендә катнаша, ә Казанда дөнья чемпионатында 13 илдән 12-16 яшьлек юниорлар катнашачак”, – дип ассызыклады Россиянең WorldSkills International техник делегаты Алина Досканова.

 “Бер мәктәп – бер ил” проекты мөһим миссия башкара – ул мәктәп укучыларын илебездә генә түгел, чит илләрдә дә кирәкле югары квалификацияле профессияләр белән таныштыра, – дип билгеләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин. – Укучылар эшче һөнәрләрнең нинди мөмкинлекләр ачуын, күнекмәләр бар дөньяда ничек итеп яшьләрнең тормышын үзгәртә һәм үзләренең потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итүен өйрәнәчәкләр. Моннан башка, күнекмәләр бар дөньяның җәмәгатьчелеген һәм яшь профессионалларны берләштерә”.

мәктәп укучыларын  “Бер мәктәп – бер ил” программасы компетенцияләре белән таныштыру инде иртәгә, 23 августта, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә ярышлар башлангач, дәвам итәчәк.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты бүген старт ала – ачылу тантанасы “Казан Арена” стадионында узачак. Чемпионатта катнашу өчен Татарстан башкаласына 63 илдән һәм төбәктән 56 компетенциядә җиңү өчен ярышачак 1300 катнашучы килде. Ярышлар 23-26 август көннәрендә “Казан Экспо”да узачак, җиңүчеләр һәм призерлар 27 августта дөнья чемпионатының ябылу тантанасында билгеле булачак.

WorldSkills Kazan 2019 кысаларында 16 илдән 171 конкурсант информацион технологияләр, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, авыл хуҗалыгы, медицина, транспорт, иҗат һәм дизайн өлкәсендә 25 Future Skills перспектив һөнәрләре буенча ярышачаклар.

Моннан башка, “Казан Экспо” юниорлар арасында WorldSkills Juniors ярышлары узачак. 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге конкурсантлар 13 компетенция буенча ярышачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте