Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россиядә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачыла

Рәсми чара

22.08.2019, 10:10

1/2

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты инде бу пәнҗешәмбедә, 22 август көнне старт ала. Зиннәтле ачылу тантанасы “Казан Арена” стадионында үтәчәк. Профессионализм бәйрәменә әйләнәчәк һәм дөньяның иң яхшы үз эше осталарын ачыкларга ярдәм итәчәк ярышларда 63 илдән килгән мең өч йөздән артык конкурсант катнашачак.

“Көн саен Казандагы узучы ярышларда безнең күз алдыбызда профессионализм һәм аның казанышлары картинасы ясалачак”, - ди WorldSkills International халыкара оешмасы Президенты Саймон Бартли. – Һәр катнашучы – үзләренең шәхси нәтиҗәләре буенча инде чемпион. Әмма аларның ничек барысын да идеаль ясау омтылышы белән тулысынча йотылып эшләвен күргәч, безнең һәркайсыбыз гомуми берләшү тоячак”.

Казанда узучы WorldSkills чемпионаты – сан буенча кырык бишенчесе. Россиядә (шул исәптән БДБ илләрендә дә) WorldSkills чемпионаты беренче тапкыр үткәрелә. Биредә осталык һәм профессионализмны бәяләячәкләр,  югары квалификацияле яшь белгечләрне олылаячаклар. Чемпионат ярдәмендә меңнәрчә яшьләр университет белгечлеген алыштырырга яки тулыландырырга мөмкин булган эшче һөнәрләрне җитди рәвештә үз тормышларындагы төп хезмәт юлы итеп санауга килә ала.

WorldSkills чемпионатын үткәрүгә Россия көчне инфраструктура һәм финанс яктан гына куймады. Миңа Россия Федерациясенең “өй” чемпионатында да пионер булып калуы, бәйрәмне үзенең идеялары белән баета алуы бик мөһим, - ди Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм чараның Оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова. – Безнең инициатива буенча җыелманың төп составы белән беррәттән мәктәп укучылары да катнашачак – ярышларның юниорлар линейкасы беренче тапкыр халыкара мәйданга чыкты.  Киләчәктә ихтыяҗ зур булачак цифрлы икътисадның төп күнекмәләре буенча ярышлар үткәрү дә - Россия инициативасы”.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты һәм аны тулыландыручы чараларга Татарстанны да кертеп, Россия һәм башка илләрдән 250 меңгә якын кунак көтелә.

“Без бүген WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачабыз, без аңа озак килдек. Ул Россия һәм Татарстанда яшәүчеләргә зур йогынты ясарга өлгерде: проект безгә белгечләренә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә ярдәм итте, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Чемпионатта катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз, һәм аларда Казанда үткәргән бу көннәрдән бары иң яхшы кичерешләр генә калыр дип өметләнәбез. Ә шәһәр яшәүчеләрен һәм кунакларыбызны “Казан Экспо”га килергә һәм конкурсантлар өчен җан атарга чакырып калабыз”.

Әлеге вакыйга йөз утыздан артык спонсорның финанс ярдәме белән мөмкин булды, алар арасында генераль партнер сыйфатында чыгыш ясаучы Samsung корпорациясе, шулай чараның милли стратегик партнеры – “Росатом” дәүләт корпорациясе бар.

Казанда узучы Чемпионат һәм WorldSkills хәрәкәте үзе Россиянең барлык 85 төбәгенең һөнәри белем системасындагы тирән үзгәрешләргә импульс бирәләр.

Чемпионат кысаларында зур Эшлекле программа планлаштырылган. Ул халыкара конференция сыйфатында узачак, биредә бар дөньядан җыелган дәүләт хакимияте вәкилләре һәм авторитетлы экспертлар эшче һөнәрләр киләчәген билгеләүче, шул исәптән аларның икътисад һәм җәмгыять өчен файдасын ничек арттырырга дигән темаларга фикер алышачаклар.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын рәсми рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачачак. Ачылу тантанасы 22 август көнне Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионында узачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте