Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Бер мәктәп – бер ил” проекты старт ала

Рәсми чара

22.08.2019, 08:04

Бүген 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында “Бер мәктәп – бер ил” белем бирү проекты старт ала. WorldSkills International оешмасына керүче милли җыелма вәкилләре Казан һәм Татарстанның 58 мәктәбендә булачаклар.

Республиканың мәгариф учреждениеләрендә кунаклар оештыручы ил – Россиянең мәдәни үзенчәлекләре белән танышачаклар, үз илләренең мәдәниятләре хакында сөйләячәкләр, шулай ук Чемпионат компетенцияләре буенча укучыларга мастер-класслар үткәрәчәкләр.

“Без “Бер мәктәп – бер ил” проекты чемпионат конкурсантларына һәм мәктәп укучыларына онытылмаслык кичерешләр бүләк итәр дип ышанабыз. Беренчедән, алар дуслык атмосферасына чумачаклар, икенчедән, башка илләрдәге һөнәри осталык үсеше хакында күп нәрсә беләчәкләр”, - дип белдерде WorldSkills International Президенты Саймон Бартли.

“Бер мәктәп – бер ил” программасы һөнәри юнәлешне камилләштерү һәм илләр арасындагы мәдәният алмашуына юнәлдерелгән. Безнең укучыларыбыз кунаклар белән очрашуны бик нык көттеләр, һәм бу көн килеп җитте. Бу барыбыз өчен дә файдалы тәҗрибә булыр, илләргә бер-берсе белән якынаерга һәм мәдәни диалогны җайларга ярдәм итәчәк дип уйлыйм”, - диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Әлеге программа чаралары үтүче мәктәпләрдә укучылар үз чиратында 23-26 август көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын карарга киләчәк.

“Традицион “Бер мәктәп – бер ил” проекты – бик мөһим чара. Безнең укучыларыбыз төрле ил мәдәниятләре белән генә танышып калмаячак, ә WorldSkills чемпионнары биргән мастер-классларда да катнаша алачак. Бу аларга һөнәр, үзләренә якын булган компетенция сайларга, һәм алга таба WorldSkills Juniors юниорлар лигасы ярышларында катнашырга ярдәм итәчәк – безнең укучыларыбыз ел саен Россия күләмендәге ярышларда катнашалар, ә Казанда узучы дөнья чемпионатында 13 илдән килгән 12-14 яшьлек юниорлар катнаша”, - дип ассызыклады Россиянең WorldSkills International оешмасындагы техник делегаты Алина Досканова.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте