Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Car-O-Liner һәм WorldSkills - WorldSkills 2019 чемпионатының кузов ремонты буенча яшь белгечләр өчен отышлы хезмәттәшлек

Партнерлар

21.08.2019, 14:25

22-27 август көннәрендә Казан профессионаллар башкаласына әйләнәчәк - биредә 45 нче WorldSkills чемпионаты узачак. WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы 63 ил һәм төбәктән мең өч йөздән артык конкурсант 56 һөнәри күнекмә өлкәләрендә ярышачак. Бу Россиядә 2019 елда үткәрелгән иң зур халыкара вакыйга булачак.

Элегрәк уздырылган чемпионатларда кебек үк, WorldSkills хәрәкәтенең халыкара сәнәгый партнеры буларак, Car-O-Liner компаниясе “Кузов ремонты” дисциплинасына булышлык күрсәтәчәк һәм бу өлкәдә ярышучы 21 конкурсантны стандартлаштырылган җайланма һәм техник белем белән тәэмин итәчәк.

Car-O-Liner компаниясе, дөньяның әйдәп баручы автомобиль аварияләренә эксперт бәясе бирү һәм автомобильләр ремонты буенча белем һәм җайланма белән тәэмин итүчесе, һөнәри укытуда актив катнаша. Ул бар дөнья буенча белем бирү курслары уздыра. Озак вакыт эчендә компания һөнәри осталыкка карата тармак таләпләре нигезендә меңнәрчә яшь белгеч әзерләгән. Мисал өчен, студентларны автоҗитештерүчеләр билгеләгән югары стандартлар нигезендә транспорт чараларына килгән зыянны төгәл үлчәргә һәм автомобильләр ремонтларга өйрәтәләр.

Тәҗрибәле команда “Кузов ремонты” конкурс дисциплинасын җайланмалар әзерләү белән тәэмин итәчәк, һәм чара барышында барлык конкурсантларга һәм экспертларга булышлык күрсәтәчәк.

Car-O-Liner

Швед автомобиль кластерының үзәгендә урнашкан Car-O-Liner компаниясе - дөньяның әйдәп баручы автомобиль аварияләренә эксперт бәясе бирү һәм автомобильләр ремонты буенча белем һәм җайланма белән тәэмин итүчесе. Төп комплект җайланма җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә Car-O-Liner компаниясе яңа технологияләр кулланып продукцияләр, методикалар һәм укулар эшли һәм тәкъдим итә. Алар үз вакытында югары технологияле диагностика белән тәэмин итәләр, һәм автомобильләргә авария вакытында килгән зыянны ремонтлыйлар, бу хәтта иң заманча автомобильләргә дә кагыла.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 Car-O-Liner фотосы