Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына җиңү артыннан!

Рәсми чара

21.08.2019, 08:54

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына бер көн кала конкурсантлар "Казан Экспо" объектында булдылар. Традиция буенча, алар киләсе дүрт көн эчендә – 23-26 августта аларның эш урыннарына әйләнәчәк ярыш мәйданчыклары белән таныштылар.

Мәйданчыклар белән танышу конкурсантларга экспертлар консультациясе алу, алар ярышачак җайланмаларда һәм материаллар белән эшләп карау мөмкинлеге бирде.

"Безнең бурычыбыз – конкурсантларны барлык материаллар, аларның үзлекләре, куркынычсызлык техникасы, кораллар белән таныштыру, шулай ук аларга үзләренең эш урыннарын көйләргә кирәк булачак. Кайбер очраклар да алар эш урыннарын очраклы сайлау методы белән тикшерәләр. Нәтиҗәдә, алар барысы да тиешенчә көйләнгән һәм эшли икәненә инана алачаклар, һәм С1 кластерына инде тулысынча әзер булып киләчәкләр. Бу конкурсантлар өчен бик мөһим", – диде WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки.

Исегезгә төшерәбез,  даими һәм вакытлыча корылмаларны да кертеп, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә чемпионат өчен махсус рәвештә 76 мең квадрат метрлы мәйдан төзелгән – бу Мәскәүнең Кызыл мәйданы белән чагыштырырлык. 

WorldSkills дөнья чемпионаты үзгәреп торучы дөнья белән бер дулкында булыр өчен һәрдаим үсештә булырга тырыша. 2019 елда конкурсантлар беренче тапкыр “Су технологияләре” һәм “Кунакханә белән идарә итү” компетенцияләрендә ярышачаклар, узган чемпионатта дебют ясаган радио һәм ТВ ремонтлау буенча компетенция төшерелеп калдырылган. Кайбер компетенцияләр, мәсәлән, сантехника һәм җылыту системалары, кирпеч салу чемпионат оештырылганнан бирле бар.

Чемпионат компетенцияләре бер-берсеннән нык аерылалар, әмма кирпеч салумы ул, яки икмәк пешерүме, барлык 56 компетенциядә дә кирәк предметлар бар: мәсәлән, ут сүндергечләр, ручкалар, һәм, әлбәттә, кофе машиналары.

Бер типтагы иң зур күләмле материал “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясендә кирәк булачак – 150 000 кәгазь бите. “Сантехника һәм җылыту системалары” компетенциясендә ярышучы конкурсантлар өчен 30 400 шөреп кирәк булачак. Ресторан хезмәте белгечләре кулланышында 1000 коктейль таякчыгы булачак.

Моннан тыш, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыру өчен махсус 24 800 кирпеч, 1944 стакан, 450 пешекче баш киеме, 24 838 чын чәчәк, 22 дрон, 2 вертолет, шулай ук 4 (!) Эверест тавы биеклегенә тиң булган 35 000 метрлы электр кабеле юнәтелгән.

“Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” компетенциясе конкурсантлары өчен 65 төр һәм зурлыктагы шөреп боргычлары әзерләнгән. Архитектор-ташчыларга 5 төрле таш кирәк булачак. Казанда узучы чемпионат өчен 56 компетенция буенча җайланмаларга барлыгы 21 412 заявка бирелгән.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте