Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Тойота - WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының “Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясенең төп партнеры

Партнерлар

21.08.2019, 06:40

Тойота компаниясе һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты партнеры сыйфатында “Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясенең эш станцияләрен 12 двигатель, 12 автомобиль һәм ике меңнән артык запас частьләр белән тәэмин итәчәк. Моннан тыш, Тойота “Транспорт һәм логистика” секторының кайбер компетенцияләренә техник ярдәм күрсәтәчәк.

Чемпионат 22-27 август көннәрендә Казанда узачак һәм 63 ил һәм төбәктән килгән яшь профессионалларны – WorldSkills катнашучыларын җыячак.

Ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәтү һәм уңышка ирешү өчен “Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясенең барлык 36 катнашучысына да югары стандартлардан чигенмичә автомобильләрнең конструктив-техник үзенчәлекләрен тирән аңлауны, запас частьләр, материаллар һәм җайланмалар ассортиментын белүне, тиз һәм нәтиҗәле эшләүне күрсәтергә туры киләчәк. Казанда узучы чемпионатта үзенең югары ышанычлылыгы һәм сыйфаты белән данлыклы япон маркалы Тойота автомобильләренә һәм аларның компонентларына оештыручылар махсус рәвештә җитешсезлекләр һәм кимчелекләр кертәчәк, бу иң яхшы автомобиль осталарын билгеләргә ярдәм итәчәк.

Әлеге япон җитештерүчесе тәкъдим иткән двигательләрдә стандарт булмаганнарын да кертеп, ясалма рәвештә төрле җитешсезлекләр булдырылачак, соңрак аларны Чемпионат катнашучыларына төзәтергә туры киләчәк. Тойотаның Казандагы рәсми дилеры “ТрансТехСервис” компаниясенең техник белгечләре башкарылган эш сыйфатын җентекләп тикшеречәкләр, хата тапкан очракта, аның кая китүен хәбәр итәчәкләр һәм аны төзәтү ысулын күрсәтәчәкләр.

“Тойота Мотор” белән хезмәттәшлек безгә WorldSkills чемпионатына иң актуаль экспертиза һәм халыкара автоҗитештерүченең югары һөнәри стандартларын кертергә мөмкинлек бирә. WorldSkills, Тойота кебек үк, һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерү әлеге индустрия үсеше һәм җәмгыять өчен мөһим дип саный. Безгә Тойота белән хезмәттәшлегебез бик кадерле”, - ди WorldSkills International оешмасының партнерлар һәм спонсорлар белән эшләү буенча директоры Александр Амири.

“Тойота Мотор” компаниясенең маркетинг буенча директоры Татьяна Халявская да шул ук фикердә: “Тойота омтылучы заманча югары технологияле җәмгыять үсеше техник белгечләрнең һөнәри үсешеннән башка мөмкин түгел. Тулаем алганда, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына ярдәмебез белән без Россиядә техник белгечлекләрне популярлаштыруга өлеш кертәбез һәм автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча белгечләр әзерләүнең мөһимлегенә басым ясыйбыз. Нәкъ менә белгечләрнең осталыгы күп очракта Тойота автомобильләренең озак вакытлы сыйфатын һәм ышанычлылыгын, шулай ук клиентларыбызның канәгатьлелек дәрәҗәсе югары булуын тәэмин итә”.

Тойота автоҗитештерүчеләр арасында сервис белгечләрен укыту һәм әзерләү буенча уникаль система булдырган. Система сервис технологиясе буенча гади инструктаж гына түгел, ә үз эченә башлангычтан алып алга киткән дәрәҗәгә кадәрге бар яклы һөнәри үсештән гыйбарәт. Шулай ук һөнәри стандартларны яхшырту өчен Тойота даими рәвештә бар дөнья, шул исәптән Россиядә дә урнашкан дилер үзәкләре хезмәткәрләре арасында үз чемпионатларын үткәрә. Россиядә һөнәри осталык буенча инде 12 милли чемпионат узды.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

"Тойота Мотор" фотосы