Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkillsConference 2019 дөньядагы һөнәри белем үсеше өчен җитди драйвер булачак

23-24 август көннәрендә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында халыкара конференция узачак. Чара икътисади, социаль һәм технологик тенденцияләр хакында фикер алышу һәм мәгариф, кадрларның һөнәри әзерлеге системалары үсеше һәм хезмәт базары трансформациясе өлкәсендә чишелешләр эшләү платформасына әйләнәчәк.

Конференция барышында утыздан артык тематик сессия узачак, биредә чемпионатта катнашучы яшь професионаллар белән беррәттән 80 илдән дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, тикшеренүчеләр, индустриаль партнерлар, шулай ук футурология, риск-инжиниринг, мәгариф, яшел икътисад, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлкәләре экспертлары җыелачак.Халыкара экспертлар, тулаем алганда, дөнья икътисады һәм, аерым алганда, хезмәт базары трансформациясе процессында  баручы мөһим үзгәрешләр хакында фикер алышачак. Конференция 3 өлешкә бүленгән: технологияләр һәм икътисад ничек үзгәрә, экология процесслары ничек үзгәрә һәм ничек бу өлкәләр кадрлар әзерләү системасы алымнарын үзгәртәләр.

"2019 елның Эшлекле программасы хәрәкәт тарихында иң масштаблысы булачак, ә эчтәлеге һәм спикерлар исемлегенә карасак - иң амбициялесе дә. Без горурланып чын WorldSkills - бар дөньядан җыелган һөнәри белем һәм эшче белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү өлкәсе вәкилләре форумы булдыру теләген гамәлгә ашырдык дия алабыз", - ди WorldSkills International Президенты Саймон Бартли.

Конференцияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашындагы пленар утырыш ачып җибәрәчәк. Утырышта шулай ук Халыкара хезмәт оешмасы төбәк директоры Хайнц Коллер, Бөтендөнья банкының мәгариф буенча глобаль директоры Хайме Сааведра, АСЕАН һәм Океания илләренең Champion Trust төбәк вәкиле һәм Botanica оешмасына нигез салучы Аддис Амелия, галим, риск-аналитик, “Черный лебедь” һәм “Антихрупкость” китаплары авторы Нассим Талеб катнашачак.

Пленар утырышта катнашучылар климат үзгәрү, глобализация һәм технологик революция шартларында кеше потенциалын үстерү максаты белән хезмәттәшлекне көчәйтү мөмкинлекләре хакында сөйләшәчәкләр. Спикерлар кем яки нәрсә кеше потенциалын ачучы һәм тормышка ашыручы яңа алымнарга күчәргә этәрүче көч  була алачак? яшьләрне киләчәккә әзерләү өчен ни эшләргә? дигән сорауларга җавап табарга тырышачаклар.

Конференция кысаларында Нассим Талеб һәм РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеше буенча махсус вәкиле, Стратегик тикшеренүләр агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше буенча директоры Дмитрий Песков дискуссиясе узачак. Экспертлар нәрсә ул риск-инжиниринг һәм аны куллану ничек идарә инструментларын камилләштерергә һәм гайрәтле, конкурентлыкка сәләтле икътисад төзергә ярдәм итәчәге хакында үз фикерләре белән уртаклашачаклар, ни өчен дәүләт органнары һәм компанияләр хәзер кулланучы традицион риск-менеджмент файдасыз икәнлеге хакында сөйләячәкләр, ни өчен рискка инвестицияләр ясау – прогрессив үсеш юлы икәнен аңлатачаклар.

“Хәзерге вакытта кадрлар укыту һәм әзерләү системалары цифрлаштыру чоры кушкан үзгәрешләр кичерә. Киләчәк икътисадын кем белән төзергә дигән сорау да ачык кала бирә. Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты һәм конференция, аерым алганда, прогресс тудырырга, яңа базарлар формалаштырырга һәм киләчәк икътисадын төзергә тиеш кешеләрнең күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чишелешләр булдыру буенча уникаль мәйданчыкка әйләнер дип ышанам”, - ди Дмитрий Песков.

WorldSkills Conference 2019 конференциясендә сиксән илдән килгән меңгә якын корпорация һәм мәгариф институтлары, дәүләт эшлеклеләре һәм кадрлар тәэмин ителеше буенча сораулар чишүче затлар катнашачак. Беренче тапкыр Future Skills – югары технологияле компетенцияләр, ягъни “киләчәк һөнәрләре” зонасы оештырылачак.

WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр милли трек оештырылачак. Биредә эшләнгән әзерлек практикалар барлык төбәкләрдә дә кадрларны системалы һәм массакүләм әзерләү өчен кулланылачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте