Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WSK 2019 AR Experience кушымтасы: WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ачылу тантанасында тулыландырылган чынбарлык кулланылачак

Рәсми чара

20.08.2019, 12:47

WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты башланырга берничә көн калды. Чемпионат ачылу тантанасы 22 август көнне сәг.19.00 “Казан Арена” стадионында узачак.

Шоу үткәрүдә күп кенә яңа технологияләр кулланылачак, аерым алганда – тулыландырылган чынбарлык технологиясе - AR (augmented reality), ә тамашачылар аның бер өлешенә әйләнәчәк. 3D эффектлар стадионның виртуаль мәйданында барлыкка киләчәк.

Тантана атмосферасына тулысынча чуму өчен тамашачыларга AR-кушымта - WSK 2019 AR Experience кирәк, аны инде хәзер үк App Store һәм Google Play кушымта кибетләрендә бушлай йөкләргә мөмкин.

Тулыландырылган чынбарлык технологиясе Россиядә беренче тапкыр берничә дистә мең кешелек “Казан Арена” стадионында кулланыла һәм 360 градуска эшли. Трибуналардагы тамашачылар үз гаджетлары ярдәмендә тантана өчен махсус эшләнгән WSK 2019 AR Experience кушымтасы аша AR-эффектлар карый алачак. Экрандагы махсус сигналлар алдагы AR-эффект турында кисәтәчәк. AR-эффектларны тулысынча телевизор һәм интернет-трансляция караучылар да күрә алачак.

Оештыручылар кушымтаны алдан йөкләргә һәм шоу алдыннан яңартырга киңәш итә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте