Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Авылының рәсми ачылу тантанасы узды

Рәсми чара

20.08.2019, 12:16

1/3

Бүген Казанда WorldSkills Авылының ачылу тантанасы булды. Авылның төп аллеясында тантаналы рәвештә ярышларда катнашучы илләрнең флаглары күтәрелде.

Тантананың хөрмәтле кунаклары арасында WorldSkills International Президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар бар иде.

WorldSkills авылы – төп ярыш мәйданчыгы булган “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгеннән һәм Казан аэропортыннан 20 км ераклыкта урнашкан заманча, экологик чиста торак микрорайон. Бу чемпионат узачак җиргә башкаларга караганда иң  якын эре урнашу ноктасы (5500 артык кеше).  Комплекс уңайлы яшәү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар.

Авыл территориясендә чемпионатта катнашучылар өчен махсу лаунж-зоналар оештырылачак, киеренке ярыш көненнән соң алар биредә ял итә алачак. Биредә һәр көнне күңел ачу программасы, мастер-класслар һәм уеннар зонасы оештырылачак.

“Якындагы берничә көндә “Казан Экспо” мең өч йөздән артык яшь конкурсант өчен туган йортка әйләнәчәк. Ә туган йорт  - ул без дуслар, игътибар һәм ярдәм таба торган урын. Безнең искиткеч хәрәкәтебездә без нәкъ менә шуңа омтылабыз да инде. Безнең йортыбыз – ул безнең бүген кабат җыелган WorldSkills гаиләсе”, - диде үзенең сәламләүендә Саймон Бартли.

Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте. “Без һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының стартын көтеп алдык. Бүген без зур шатлык белән сезне монда, Россиядә, Татарстанда сәламлибез, – диде ТР Президенты. – Монда, Авылда, һәм гомумән, Казанда сезгә үзегезне уңайлы хис итү һәм ярышларда бөтен һөнәри осталыгыгызны күрсәтер өчен иң яхшы шартлар тудырылачак. Без сезгә матур һәм уңышлы чемпионат телибез!”

“Мондый дәрәҗәдәге ярышларда һәр этап мөһим. “WorldSkills Авылында флаг күтәрү җыелма команда өчен старт алды чорының башлануын, оештыручылар өчен объектның 100% әзер булуын, ә җанатарлар өчен мавыктыргыч тамашаның котылгысыз якын икәнен аңлата. Болар барысы WorldSkills Kazan 2019 Чемпионатының инде ил территориясендә булуын, Россия кунакчыллыгын тоюын аңлата”.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте