Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанга WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты катнашучылары килә

Рәсми чара

19.08.2019, 13:41

“Казан” халыкара аэропорты һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты катнашучыларын каршылый. Бүген, 19 августта, аэропорт өчен иң тыгыз көннәрнең берсе булды – Татарстан башкаласына Финляндия, Нидерланд, Вьетнам, Ямайка, Канада, Корея Республикасы, Казахстан, Һиндстан, Сингапур, Австралия, Польша, Венгрия, Бөекбритания, Яңа Зеландия, Америка Кушма Штатлары, Индонезия, Франция һ.б. күп илләрдән катнашучылар һәм экспертлар, һәм шулай ук рәсми делегатлар килде.

WorldSkills дөнья чемпионаты катнашучыларын “Казан” аэропортында волонтерлар һәм рәсми затлар каршы алды. Әле генә килүчеләрнең сүзләренә караганда, алар мондый җылы һәм шатлыклы очрашуны көтмәгәннәр. Волонтерлар килгән катнашучыларга чын бәйрәм ясадылар. 

“Без Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының беренче катнашучыларын сәламләвебезгә шатбыз. WorldSkills чемпионатында катнашу – һөнәри осталыкның иң югары ноктасы һәм яшьләргә үз талантларын күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Дөньяда иң яхшы һөнәри күнекмәләргә кемнең ия булуын белер өчен безгә 63 ил һәм төбәктән мең өч йөздән артык конкурсант киләчәк. Һәркемгә уңышлар һәм һөнәри үсеш телибез”, – дип сәламләде катнашучыларны WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Волонтерлар өчен Чемпионат – ул эшче һөнәрләр дөньясына гашыйк яшьтәшләре һәм экспертлар белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. “Волонтерларның һәм катнашучыларның үзара хезмәттәшлекләрен күзәтү бик күңелле булды. Чемпионатның ничек узганын беркайчан да онытмаячакларына иманым камил. Мин үзем әле һаман да 2015 елда ничек Сан-Паулага конкурсант булып килгәнемне хәтерлим. Минем өчен ул вакытта ишекләр ачылды һәм минем тормышымны үзгәртте”, – дип уртаклашты WorldSkills  чемпионнары командасы әгъзасы Анна Прокопеня. 

“Бу гаҗәеп нәрсә, мондый очрашуны һич көтмәгән идем. Очышлар һәм күчеп утыру бик яхшы узды, һәм, әлбәттә, мондый кәеф белән чемпионатка бару күпкә күңеллерәк, борчылулар азрак  – позитив күбрәк! Каршы алуыгыз һәм шундый җылы кабул итүегез өчен зур рәхмәт”, – ди ярышларда катнашучыларның берсе.

“Мин беркайда да шулкадәр елмаю, җылылык һәм ачык йөз белән каршы алуларны күргәнем булмады. Әлбәттә, җиңәсе килә, барысы да килеп чыгар дип өметләнәм”, – дип сөйләде тагын бер катнашучы.

Килү һәм урнашу

Чемпионат башкаласына бару юлының рәсми транзит халыкара аэропортлары булып Домодедово, Шереметьево һәм Внуково билгеләнде. Катнашучыларны һәм кунакларны рәсми килү пунктларында – “Казан” халыкара аэропортында,  шулай ук Казанның тимер юл вокзалларында каршы алачаклар. 

Катнашучылар килүгә чемпионатка аккредитация ала һәм үзләренең яшәү урыннарына юнәлә. Аларның төп урнашу урыны – уникаль WorldSkills Авылы (Универсиада Авылы) торак комплексы. Әлеге торак массив 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада алдыннан төзелде һәм даими нигездә Казанның зур югары уку йортлары кампусы буларак кулланыла. 

Авылда 5500 артык кеше, шул исәптән милли делегация вәкилләре, Future Skills һәм WorldSkills Juniors делегацияләре, һәм шулай ук эшлекле программада катнашучылар урнашыр дип планлаштырыла. Шулай ук WorldSkills Авылында 500 башка шәһәр һәм чит ил волонтерлары урнашачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте