Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

ConsuLab һәм WorldSkills хезмәттәшлеге 1999 елдан бирле дәвам итә

Партнерлар

19.08.2019, 12:30

Канаданың һөнәри һәм техник әзерлек өчен югары сыйфатлы белем бирү материалларын чыгару һәм тарату белән шөгыльләнүче ConsuLab компаниясе WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты катнашучылары ярышлар вакытында кулланачак уку кулланмалары тәкъдим итте.

Компаниянең Skills Compétences Canada һәм SkillsUSA оешмалары, шулай дөнья чемпионаты белән хезмәттәшлекнең озын һәм бай тарихы бар. 1999 елда Монреальдә уздырылган 35 нче WorldSkills дөнья чемпионатыннан башлап, ConsuLab милли һәм халыкара дәрәҗәләрдәге уннарча ярышлар өчен продуктлар эшләүне һәм алар белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

“Безнең компания сыйфатында төп күзаллауларыбыз һәм коммерция эшчәнлеге методикалары WorldSkills хәрәкәтенең  охшаш аспектлары белән тәңгәл килә. Безнең тарафтан эшләнгән һәр продукт һәм җитештерү гыйльми кыйммәткә ия, моны безнең белем бирү командасы үткәрүче зур тикшеренүләрдән билгеләп була”, - ди ConsuLab президенты Кевин Боден. – Безнең продукция линейкасы беренчел идея чагыннан алып әзер продуктка әйләнгәнче югары профильле белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелә. Мөгаллимнәр һәм укучылар ConsuLab җан өргән һәр сыйфатлы продукт өчен алга этәрүче көч булып тора”.

Һөнәрләр үсешенең актив тарафдары буларак, 2008 елдан бирле Кевин Боден үзен компетенцияләргә багышлый: ул Төньяк Америка территорияләрендә узучы күп кенә җирле, төбәк һәм милли ярышларны үз компаниясенең материаллары һәм ресурслары белән тәэмин итә. Ул компания кысаларында шәхсән үзе профессионаллар командасы оештырган, әлеге команда транспорт буенча белем бирү өлкәсе ихтыяҗларына җавап бирүче чишелешләр тәкъдим итә ала.

ConsuLab компаниясенең белем бирү буенча директоры Рик Мартино 2006 елдан бирле Skills Compétences Canada оешмасының провинция техник комитеты әгъзасы, 2015 елдан бирле Милли техник комитеты әгъзасы булып тора. Рикка WorldSkills Calgary 2009 чемпионаты кысаларында автомобиль технологияләре буенча ярышларда эшче группа супервайзеры вазыйфаларына әзерләнү кысаларында 39 нчы дөнья чемпионатында булырга туры килгән, биредә ул үзенең зур тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашкан. Быел исә Рик ConsuLab делегациясе составында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына киләчәк.

ConsuLab белем бирү командасының тагын бер әгъзасы – Тим Двайер. 80 нче елларда кибет хуҗасы булган Тим шул чорда үз теләге белән вакытын һөнәри осталык буенча ярышларга  багышларга тотынган. Мондый дәрт һәм эшкә бирелгәнлек ул үзенең бизнесын сатып, университетта белем бирә башлагач та дәвам итә. ConsuLab компаниясенең бер өлеше буларак, соңгы биш ел эчендә ул Skills USA оешмасының AST техник комитетында хезмәт куйган. Ул күпсанлы ярышлар эшләгән, шулай ук җирле, төбәк һәм милли ярышларда эксперт сыйфатында чыгыш ясый.

ConsuLab шулай ук 2005-2006 елларда Skills Canada чемпионатының автомобиль технологияләре өлкәсендә җиңү яулаган WorldSkills чемпионы Натан Банкеның эш бирүчесе дә. Ул шулай ук Япониядә узган 39 нчы WorldSkills чемпионатында “Югары осталык өчен” медале белән бүләкләнгән. Спонсоры ConsuLab булган ярышларда эксперт сыйфатында волонтер булып эшләгән Натан биредә Кевин Боденны очраткан.

WorldSkills Shizuoka 2007 чемпионаты ачылу тантанасында Натан катнашучылар антын бирү хокукына ия булган. Бу ант ConsuLab компаниясенең WorldSkills чемпионатында намус һәм гадел катнашачагын белдерә: “Барлык катнашучылар исеменнән WorldSkills  рухында гадел, Этика һәм үз-үзеңне тоту кодексын, “Ворлдскиллс”та катнашу кагыйдәләрен һәм кыйммәтләрен хөрмәт итеп һәм үтәп ярышырга сүз бирәм”.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 ConsuLab фотосы