Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019: Чемпионат тамашачылары өчен киңәшләр һәм сервислар

Рәсми чара

19.08.2019, 09:08

Грандиоз вакыйга башланырга берничә көн генә калды: 22-27 август көннәрендә Россия һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итә. Казанда яшәүчеләрнең бар дөньядан килгән профессионалларның ярышуларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар. Тагы бер кат 23-26 августта ярышлар узачак “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә килүчеләр өчен киңәшләр исемлегенә күз салырга вакыт.

Чемпионатта вакытны күңелле һәм уңайлы үткәрү өчен безнең киңәшләрдән файдаланыгыз.

Рәсми сайтта бушлай билет алырга онытмагыз

Бушлай электрон чакыру билетын алу өчен, алдан сайтта теркәлеп, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бару көнен һәм вакытын сайларга кирәк. Билет белән узу саны чикләнмәгән. 12 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай һәм теркәлү кирәкми. Броньләштерү вакытында кыенлыклар туса, ticket@worldskillskazan2019.com электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Билетларны бастырыгыз

Электрон билетны кәгазьдә бастыру мәҗбүри. Телефон экраны ватылган яки телефонның зарядкасы беткән очракта, сканер штрих-кодны укый алмаячак.

“Казан Экспо”га ничек баруны хәл итегез

Ярышларга баруны планлаштырыр алдыннан, һичшиксез, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бара торган җәмәгать транспорты хәрәкәте расписаниесе белән танышырга кирәк. Беренче ысул – электричкада бару. Чемпионат вакытында “Казан Экспо”га баручылар “Казан-1” тимер юл вокзалы - Аэропорт” маршруты буенча йөрүче электр поездыннан файдалана алалар. Юл вакыты – 28 минут, билет бәясе – 40 сум. Электр поезды расписаниесе белән тулырак Чемпионат сайтында танышырга мөмкин.

Икенче ысул – шаттлда бару. Автобус шаттллары МЕГА сәүдә үзәге, Оренбург трактындагы “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге һәм “Имәнлек” метро станциясендә  урнашкан “алып китү” парковкаларыннан кузгалучы шаттллар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә тукталышларсыз һәм тизрәк барып җитү мөмкинлеге бирә. 23 август көнне шаттллар сәг. 9.30 алып сәг.15.30 кадәр һәр сәгать саен йөриячәкләр, 24 -26 август көннәрендә сәг. 8.30 башлап. Юл вакыты – 35 минут. 

“Алып китү” парковкаларыннан кузгалучы шаттллар расписаниесе белән тулырак чемпионат сайтында танышырга мөмкин. Игътибар! “Алып китү” парковкаларында шаттлларга күчеп утыру өчен үзең белән кәгазьдә бастырылган (яки электрон) Чемпионатка чакыру билеты булуы шарт.

Алып керергә тыелган предметлар исемлеген өйрәнергә

“Казан Экспо”га килер алдыннан WorldSkills Kazan 2019 рәсми сайтында урнаштырылган объект территориясенә алып керергә тыелган предметлар исемлеге  танышырга кирәк. Аеруча, мисал өчен, 500 мл дан артык су һәм башка сыеклыклар, һәм шулай ук пыяла һәм металл шешәләр алып керү тыела дигән һәм шуңа охшаш пунктларга игътибар бирергә кирәк.

Уңайлы өс һәм аяк киеме турында кайгыртыгыз

“Казан Экспо” мәйданы бик зур (58 га!).  Күп йөрергә туры киләчәк, шуңа күрә объектка уңайлы өс һәм аяк киеменнән килүне кайгыртырга кирәк. Әгәр объектка кечкенә бала белән килергә җыенсагыз, үзегез белән балалар арбасы алыгыз.

Worldskillskazan2019.com сайтындагы актуаль мәгълүматларны тикшерегез

Ярышларга барыр алдыннан, транспорт расписаниесе, объект һәм барлык ярыш мәйданчыклары, шулай ук “Try-A-Skill” мәйданчыгының тулы картасы урнаштырылган Чемпионатның рәсми сайтына яки кушымтага керергә киңәш итәбез.

  • Аз хәрәкәтләнүче төркемнәр

“Казан Экспо” объектында йөрү өчен аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә шартлар тудырылган.  Ярдәм артыннан сез теләсә кайсы навигация волонтерына яки мәгълүмат өстәленә мөрәҗәгать итә аласыз. Объект эшләгән вакытта махсус хезмәтләр эшли: кресло-арба бирү һәм балалар арбасы бирү. Арба алу өчен керү билетын һәм паспортны әзерләп куегыз. Ярдәм кирәк булачагы хакында сез алдан хәбәр итә аласыз – бушлай керү билетын теркәгәндә бу хакта билгеләп үтегез.

  • Велопарковка

Велосипедны G3 чыгу юлы янында урнашкан сакланучы велопарковкада калдырып була. Үзең белән шәхси велосипед биге алырга кирәк.

  • Бала арбалары бирү

Кечкенә бала белән килгән тамашачы, үзләренекен өйдә онытып калдырган очракта,  балалар арбасы ала ала. Бу хезмәттән объект эшләгән вакытта файдаланырга мөмкин. Арба алу өчен керү билетын һәм паспортны әзерләп куегыз.

  • Туклану

Тамашачылар өчен төп ресторан А кластерының 3 нче катында урнашкан. Рестораннан тыш, кластерларда кечкенә туклану зоналары, шулай ук ашамлык һәм эчемлек автоматлары бар. Түләүне акчалата яки акчасыз исәп-хисап аркылы башкарырга мөмкин.

Игътибар! Барлык транзакцияләр һәм исәп-хисаплар бары сумнарда гына башкарыла.

  • Медпункт

Объекта һәрвакыт медицина бригадалары дежур итә.  Медицина ярдәме кирәк булган очракта һәркем картада күрсәтелгән медпунктларга яки теләсә кайсы медицина бригадасына мөрәҗәгать итә ала.

  • Гыйбадәт бүлмәсе

Дүрт конфессия (ислам, православие, католицизм һәм буддизм) өчен гыйбадәт бүлмәләре объект эшләгән вакытта ачык. Алар А кластерының 1 һәм 2 катында урнашкан (эскалатор артындагы А1 керү юлы).

  • Мәгълүмат

Объект, хезмәтләр, компетенцияләрнең кайда урнашканлыгы һәм башка нәрсәләр хакында актуаль мәгълүматны объектның мәгълүмат өстәлләрендә алырга мөмкин.

Шулай ук анда югалган әйберләрне табуга, табылган әйберләрне кайтаруга гариза калдырыга мөмкин.

  • Табылдыклар бюросы

Чемпионат уздырылучы объектларда әйбер югалткан очракта, якындагы мәгълүмат өстәленә яки “Табылдыклар бюросы” системасында эзләү өчен саклау камераларына мөрәҗәгать итегез. Әгәр әйбер системада табылмаса, Сезгә мәгълүмат өстәлендә яки саклау камерасында югалту турында гариза язарга кирәк.

Әгәр Сез әйбер югалтуны Чемпионат объектыннан чыккач кына ачыкласагыз, lost.found@dspkazan.com электрон почтасына яза аласыз.

Әгәр берәрсе югалткан әйберне тапсагыз, тапкан урынны билгеләп, аны якындагы мәгълүмат өстәлендә, саклау камерасында калдыра яки теләсә кайсы волонтерга мөрәҗәгать итә аласыз.

  • Саклау камералары

Чемпионатның бар мәйданчыкларында булырга комачау итмәсеннәр өчен, зур габаритлы әйберләрне, кулчатырларны, зур сумкаларны һ.б. саклау камерасында калдырырга мөмкин. Саклау камерлары эшләү вакыты сәг. 08:00 - 19:00. Биредә ризык сакларга ярамаганлыгына игътибар итегез. Ярышларга эләгер алдыннан аларны ташларга туры киләчәк.

Эшләү вакытлары үзгәрергә мөмкин. Мәгълүматлар артыннан Чемпионатның рәсми сайтында яки кушымтада күзәтегез.

  • Wi-Fi

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә бушлай Wi-Fi эшли. Аңа беренче тапкыр челтәргә тоташканда килгән СМС аркылы авторизация ясап, тоташырга мөмкин. ​​​​​

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте