Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда узучы бөтендөнья министрлар саммиты – һөнәри белем бирү өлкәсендә елның төп вакыйгасы

Рәсми чара

19.08.2019, 07:08

23-24 август көннәрендә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты мәйданчыгында WorldSkills тарихында икенче тапкыр үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерлеге үсеше өчен җаваплы Министрлар саммиты узачак.

Кырыктан артык илдән килгән профильле ведомство башлыклары, үзләренең милли тәҗрибәләренә таянып, белгечләр әзерләү системасын камилләштерү буенча иң алдынгы алымнар хакында фикер алышачаклар. Саммит барышында катнашучыларга, чемпионнарны гына түгел, ә төрле ил белгечләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә һәм чагыштырырга мөмкинлек бирүче WorldSkills методологиясен кулланып, һөнәри белем бирү өлкәсендә нәтиҗәләр бәяләүне чагыштыру системасын камилләштерү буенча Россия инициативалары тәкъдим ителәчәк.

“Чемпионат масштабы безгә илебез эчендә аның урта һөнәри белем бирү үсешенә һәм шулай ук халыкара диалог динамикасына даими йогынтысы турында сөйли. Бар дөнья мәгариф системаларының инновацион алымнарын чагыштырып, шул ук вакытта иң яхшы тәҗрибәләрне дә күзәтеп,  без яшьләрнең һөнәри осталыкка карата булган кызыксынуын көчәйтә алабыз. WorldSkills хәрәкәте, Россия көллиятләре актив рәвештә күчеп барган аның стандартлары илебездә эшче һөнәрләрнең популярлыгын сизелерлек арттырды. Мәктәп укучыларының яртысыннан артыгы аларны гыйльми һәм һөнәри юл буларак карый”, – дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең Мәгариф министры Ольга Васильева.

Министрлар саммиты ябык форматта узачак. Беренче көнне катнашучылар “Халыкара хезмәттәшлек үсеше: белем бирү нәтиҗәләре үлчәнеше һәм бәяләүнең  яңа алымнары” темасына фикер алышачаклар. Цифрлы икътисад киләчәк кешесе, компанияләре һәм дәүләтләре өчен яңа амбициоз максатлар куя. Яңа кадрлар әзерләү, кеше күнекмәләренә яңа таләпләр һәм аларны бәяләү буенча методикалар эшләү – тулаем алганда икътисад, мәгариф һәм дөнья берләшмәләренең төп бурычлары.

“Бүген дәүләт институтлары, иҗтимагый партнерлар бөтен дөньяда һөнәри анализ һәм икътисадта туган сорауларга җавап бирү проблемаларын чишәләр. WorldSkills чемпионаты ул – эш бирүчеләргә дә, гражданнарга да (укучылар һәм эшчеләр), һәм шулай ук белем бирү учреждениеләренә, хөкүмәт органнарына күнекмәләр һәм белемнәрне стандартлаштыру буенча тәҗрибәләре кызыклы булган практиклар мәйданчыгы.  Әлеге тәҗрибә инде хәзердән үк квалификация таләпләрен эшләгәндә кулланыла: кирәкле эксперт базасына ия булган WorldSkills Russia,  WorldSkills халыкара стандартларын исәпкә алып, яңа һөнәри стандартларны эшләүдә һәм гамәлдәгесен актуальләштерүдә катнаша”, – ди Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

Саммитның икенче көнендә катнашучылар “Киләчәк икътисады проблемаларына җавап буларак талантлар үстерү: милли мәгариф системасын үстерү һәм кадрлар әзерләү буенча иң яхшы тәҗрибәләр” темасына фикер алышачаклар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, WorldSkills стандартларының кайбер илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, урта белем бирү өлкәсендә генә түгел, ә күп кенә югары уку йортларында студентларны гамәли белгечлекләр буенча укытуда актив кулланыла.

“Россиядә югары уку йортлары арасында WorldSkills стандартлары буенча чемпионат уздыру әйдәп баручы университетларның яшь белгечләрен һөнәри яктан үз-үзен күрсәтү өчен уникаль мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирде. Россия тәҗрибәсе WorldSkills инструментариен урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге традицион компетенцияләр өчен генә түгел, ә яшьләрне югары уку йортлары бирә торган белгечлекләр буенча әзерләү өчен дә куллану нәтиҗәле булуын белдерә. Безнең өчен WorldSkills хәрәкәтенә югары уку йортларының да кушылуы – ул барлык дәрәҗәдә эш бирүчеләр һәм һөнәри әзерлек системасы арасында эчтәлекле диалог төзү мөмкинлеге”, – дип хәбәр итте  Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков.

Саммит йомгаклары WorldSkills  халыкара конференциясенең ябылу пленар утырышында яңгыраячак. Анда WorldSkills International стратегик мәсьәләләре буенча вице-президент һәм стратегик үсеш комитеты рәисе Йос де Гой, цифрлы һәм технологик үсеш буенча РФ президентының махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше директоры Дмитрий Песков, Африка союзының кадрлар, фән һәм техника мәсьәләләре буенча комиссары Сара Аньян Агбор, Азиядәге Champions Trust җитәкчесе Чираг Гоэль, Кытайның кеше капиталын үстерү һәм социаль яклау министры урынбасары Танг Тао, IBM компаниясендә программалар эшләүче һәм цифрлы үзгәрешләр бүлеге җитәкчесе, Лондон музее идарәчесе Линдси Герберт һ.б. катнашачак.

WorldSkills Kazan 2019 кысаларында Министрлар саммиты тарихта беренче тапкыр шулкадәр санда үз илләрендәге һөнәри белем өчен җавап бирүче рәсми затлар җыячак: дөньяның кырыктан артык министры һәм аларның урынбасарлары үзләренең катнашуларын расладылар. Министрлар саммиты чын мәгънәсендә һөнәри белем бирү өлкәсендә грандиоз вакыйга булачак. Саммит барышында эшләнгән карарлар һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә милли икътисадларны үстерүдә зур адым ясарга ярдәм итәр дип ышанам – саммитны үткәрү идеясенең стратегик максаты нәкъ менә шушы да инде”, – дип ассызыклады “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов.

“Министрлар саммиты – техник һәм һөнәри белем бирү, кадрлар әзерләү системасының киләчәге турында фикер алышу өчен уникаль платформа. Әлбәттә, без бүген кешелек алдында торган сорауларга  һичшиксез җавап табарга сәләтле яшь буынның потенциалын бәяләп бетермәскә тиеш түгел. Әмма әлеге яшьләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Биредә без белем бирү системасын яхшыртып һәм яшь буынга глобаль мәсьәләләр чишәргә һәм алга таба уңышлы хәрәкәт итәргә ярдәм итүче интструментлар булдырып,  хәбәрләшеп эшли алабыз”, - дип йомгак ясады WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

2019 елның августында Казан һөнәри осталык буенча дөнья башкаласы булачак: шәһәр 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк. WorldSkills Kazan 2019 Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар. Чемпионат Россиядә 2019 елның иң масштаблы халыкара чарасы булачак.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте