Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын Студентлар үзидарәләре органнарының II Бөтенроссия форумында тәкъдим иттеләр Волонтерлар 14.12.2017, 12:53 WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын Казанда 13 нче декабрьдән 15енә кадәр уза торган Һөнәри белем бирү оешмалары студентлар үзидарәләре органнарының II Бөтенроссия форумында тәкъдим иттеләр. Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык катнашучыны җыйган форумда программаны “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Волонтерлар белән эш департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин тәкъдим итте. Казанда “Volunteers Academy 2017” бөтенроссия лагере ачылды Волонтерлар 08.12.2017, 11:49 Казанда 2017 елның 7 нче декабреннән 12сенә кадәр “Volunteers Academy 2017” бөтенроссия лагере узачак. Анда Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 20 волонтерлык оешмасы һәм берләшмәсе вәкилләре һәм Казанның 12 югары уку йортларының волонтерлык үзәкләре активистлары катнаша. Абу-Дабидан Казанга: WorldSkills 2017 командасы тәҗрибә уртаклаша Рәсми чара 05.12.2017, 17:10 Татарстан башкаласында бүген һөнәри осталык буенча узган WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча дебрифинг башланды. Владимир Леонов: “WorldSkills тарихындагы иң шәп чемпионатларның берсен уздырырга тырышачакбыз” Рәсми чара 04.12.2017, 14:27 Казанда 4 нче декабрьдә WorldSkills International халыкара оешмасы секретариаты һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты оештыру комитеты – “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре катнашында проектлау сессияләре башланды. Ольга Голодец WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышын уздырды Рәсми чара 21.11.2017, 17:27 Бүген, 21 нче ноябрьдә Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышы узды. 1...43444546474849