Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Абу-Дабидан Казанга: WorldSkills 2017 командасы тәҗрибә уртаклаша

Рәсми чара

05.12.2017, 17:10

Татарстан башкаласында бүген һөнәри осталык буенча узган WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча дебрифинг башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров дебрифингның пленар утырышында: “Без Татарстанда бу Чемпионатны уздырырга гына түгел, иң мөһиме – бу хәрәкәт аннан соң да яшәсен, эшләсен һәм җимешләр биреп торсын өчен мирас калдырырга тиешбез. Бу безнең өчен бик мөһим”, - дип билгеләп узды.

Шамил Гафаров республикада WorldSkills хәрәкәтендә катнашучыларны әзерләү эшләре ничек хуплануы турында сөйләде: “Без яшьләре ярышларда катнашырга мөмкинлек бирә торган яшьләр белән генә эшләп калмыйбыз, бу юнәлештә мәктәп яшендәге балалар белән үк эш алып барыла. Мәктәпләрдә, училищеларда һәм югары уку йорларында эшлибез. Шулай итеп, эшли һәм гомумән бу хәрәкәтне Татарстан территориясендә алга этәрә торган тулы бер WorldSkills кластерын булдырабыз”, - диде.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов: “Абу-Дабидан соң барыбыз өчен дә чираттагы адым - Казанда 2019 елда узачак дөнья чемпионаты. Аңа әзерлек бара, “Казан Экспо” төзелеше дәвам итә. Төзелешне киләсе елның җәендә төгәлләп, корылманы җәй ахырында яки көз башында кулланылышка кертергә планлаштырабыз. Россиядә узачак чараны, БГӘдә күзгә ташланган нюансларны истә тотып, акыллы юл белән планлаштыру өчен бу атнада нәтиҗәләр ясау каралган”, - диде.

Алдагы дүрт көн дәвамында Абу-Дабидан килгән делегация әгъзалары WorldSkills Abu Dhabi 2017 маркетинг буенча директоры Фахар Альсуваиди җитәкчелегендә 2019 елдагы чемпионатны оештыручы коллегалары белән узган ярышлар тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.

WorldSkills Abu Dhabi 2017 оештыру комитеты әгъзалары чарага әзерлекнең һәм аны уздыруның төп этаплары турында сөйләделәр, барлык плюсларны һәм минусларны билгеләп, үз эшләренә анализ ясадылар.  

“Эстафетаны Казанга тиешле дәрәҗәдә тапшырасы килә. Абу-Дабидагыга караганда яхшырак чемпионат уздырыр өчен артка әйләнеп карамыйбыз, алга карап эш итәргә кирәк. Казанның моңа барлык мөмкинлекләре дә бар”, - диде Фахар Альсуваиди. 

Чемпионат мирасы үзенчәлекле рәвештә ассызыклап үтелде: аерым алганда бу узган ярышларның БГӘдә һөнәри белем бирү системасы үсешенә уңай йогынтысы, колледжлар һәм һөнәри училищеларның җиһазлану дәрәҗәсе үсүе. 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте