Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Volunteers Academy 2017” бөтенроссия лагере ачылды

Волонтерлар

08.12.2017, 11:49

1/3

Казанда 2017 елның 7 нче декабреннән 12сенә кадәр “Volunteers Academy 2017” бөтенроссия лагере узачак. Анда Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 20 волонтерлык оешмасы һәм берләшмәсе вәкилләре һәм Казанның 12 югары уку йортларының волонтерлык үзәкләре активистлары катнаша.

Лагерь кысаларында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына Бөтенроссия ачык конкурсына нәтиҗәләр ясау да планлаштырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча Чемпионатның волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча партнерлар ачыкланачак.

Чараның белем бирү программасы WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм үсеше, Россия Федерациясенең анда катнашуы тарихы белән танышуга, шулай ук Чемпионатка волонтерларны федераль дәрәҗәдә җәлеп итү һәм сайлап алу программасын әзерләү һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Лагерь программасында – Татарстан Республикасының 2017/2018 еллар циклында “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” төбәк чемпионатын карау һәм Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы буенча экскурсия.

Лагерьнең төп спикерлары ролендә WorldSkills International халыкара хәрәкәте вәкилләре, WorldSkills хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк координацияләү үзәге – “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” КБАО вәкилләре һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре (WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештырырга ярдәм итүчеләр) чыгыш ясаячаклар. Моннан тыш һөнәри осталык буенча халыкара һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашулар да каралган.

Лагерь Чемпионатка волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре билгеле булачак мәйдан гына булып калмыйча, илнең төрле төбәкләреннән килгән волонтерлар хәрәкәтләре җитәкчеләренә Казанда соңгы елларда зур спорт чараларын уздырган чакта волонтерлык программасын гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәсен дә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Оештыручылар өчен мөһим бурыч – катнашучыларны бөтен дөньядан җыелган яшь профессионалларның иң масштаблы ярышы буларак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын оештыру үзенчәлекләре белән таныштыру, шулай ук Татарстан Республикасының бөтен ил һәм Россия дәрәҗәсендә яшьләр хезмәттәшлеген һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерүдәге мөмкинлекләрен күрсәтү.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте