Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын Студентлар үзидарәләре органнарының II Бөтенроссия форумында тәкъдим иттеләр

Волонтерлар

14.12.2017, 12:53

1/3

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын Казанда 13 нче декабрьдән 15енә кадәр уза торган Һөнәри белем бирү оешмалары студентлар үзидарәләре органнарының II Бөтенроссия форумында тәкъдим иттеләр. Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык катнашучыны җыйган форумда программаны “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Волонтерлар белән эш департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин тәкъдим итте.

Инде билгеле булганча, Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатын уздыруга Оештыру комитеты Россия Федерациясеннән һәм башка чит илләрдән 2500 волонтер җәлеп итәргә планлаштыра. Алар 20дән артык функциональ юнәлешләрдә һәм позицияләрдә ярдәм күрсәтергә тиеш булачаклар. Бу елның 20 нче октябрендә WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасына кандидатлар өчен заявка кампаниясе башланып китте – бар дөньядан булган волонтерларга Чемпионатның www.worldskillskazan2019.com рәсми сайтында онлайн-анкета тутыру мөмкинлеге ачылды.

Волонтерлык программасына Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан волонтерларны максималь күләмдә җәлеп итү Оештыру комитетының өстенлекле бурычы булып тора. Шуңа күрә бу эш белән Россиянең төрле федераль округларында урнашкан 15 ресурс үзәкләре дә ныклап шөгыльләнәчәкләр.

Форум һөнәри белем бирү оешмаларында тәрбия эше системасын үстерү буенча коллектив фикер алышуны күздә тота. Форум чаралары исәбендә махсус урта белем бирүче уку йортлары укучылары эшчәнлегенең иң яхшы эшләренә күргәзмә, катнашучыларның WorldSkills хәрәкәте кысаларында һөнәри компетенцияләрен күрсәтү, проект эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән дәресләр бар.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте