Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы космоска юл алды

Эстафета

17.12.2017, 12:14

Бүген, 17 нче декабрь көнне WorldSkills хәрәкәте флагы Байконур космодромыннан старт алган “Союз МС-07” корабле бортында Халыкара космик станциягә җибәрелде.

Флагны орбитага составында КӘҮ ФДБУ отрядыннан булган Россия летчик-космонавты Антон Шкаплеров, JAXA 5 нче җыены япон астронавты Норисигэ Канаи, NASА америка астронавты Скотт Дэвид Тингл булган экипаж илтеп җиткерәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты, WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов флагны күккә җибәрү тантанасында: “Кичерешләр бик көчле. Мин моның грандиоз вакыйга булачагын күзаллаган идем, әмма шундый комплекс, шундый тарих: “Буран” да, музей да, флагны җибәрү үзе дә... Бүген илебез өчен зур вакыйга булды - WorldSkills флагын космоска очырдык.

WorldSkills – модага иярү генә түгел. Ул эшче һөнәр иясенә ихтирам дигәнне аңлата. Без эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә омтылабыз, аларның дөнья чемпионнары, Олимпия медальләре ияләре кебек үк дәрәҗәле булуларын телибез. Аларның бик мөһим миссияләре бар – конкурста катнашучылар илебезнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәләр. Без бу Чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырырга тиешбез. Ул безнең тормышыбызга эшче һөнәр иясе булган кешеләргә карата ихтирам культурасын алып киләчәк”.

“Дөнья беренчелеге флагының Җиргә исән-имин кайтып җитүенә генә түгел, ә аның 2019 елда Казанда безнең җыелма командага рухи көч биреп торачак космик энергия җыеп кайтачагына да өмет баглыйбыз”, - диде “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов. Һөнәри осталык чемпионатларында спортчылар түгел, төрле һөнәр ияләре булган кешеләр ярыша дип билгеләп узды ул. Әмма бу ярышлар зур спорт ярышларына бик ошаган. “Анда һәрвакытта да көчле көндәшлек хөкем сөрә, шуңа күрә җиңүгә ышаныч, азарт һәм омтылыш бик мөһим”, - диде Уразов.

“Союз МС-07” экипажы командиры Антон Шкаплеров корабльне җибәрер алдыннан: “Хәтта космик станциядә дә (ХКС) эшче һөнәрләр белемнәре кирәк: гайкаларны гадәти борып кую, төрле механизмнарны безнең гаражларда саклана торган гадәти эш кораллары белән төзәтү шундыйлардан. Иң мөһиме, 2019 елдагы WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучылар саны мөмкин кадәр күбрәк булуы һәм безнең команданың җиңүе!”, - диде.

Инде билгеле булганча, флагны ХКСгә китерү быелгы елның 20 нче октябрендә старт алган “WorldSkills флагы эстафетасы” проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының 20 нче октябрьдә узган ябылу тантанасында флаг БГӘ башкаласы вәкилләре тарафыннан тантаналы рәвештә WorldSkills ярышларының чираттагысын уздырачак шәһәргә – Казанга тапшырылды. 21 нче октябрьдә Сочида Яшьләр һәм студентлар бөтенроссия фестивалендә флагны рәсми рәвештә каршы алдылар һәм аның эстафетасы башланып китте.

Флаг Җиргә 2018 елның 28 нче февралендә кайтачак һәм эстафета үз сәяхәтен WorldSkills чемпионатын элегрәк кабул иткән 21 ил буенча дәвам итәчәк - чемпионатны оештырган һәм уздырган 33 шәһәрне колачлаячак. 

Халыкара этап төгәлләнгәннән соң эстафета Россиядә узачак. Флаг илнең барлык 85 төбәгендә, шулай ук Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында да кунакта булып чыгар дип планлаштырыла. Аннан соң флагны Казанга - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ачылыш тантанасына кайтарачаклар.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте