Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ямал волонтерлары Казан тәҗрибәсе һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасы белән таныштылар

Волонтерлар

26.02.2018, 14:20

1/3

Сочида 2017 елның октябрендә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале вакытында туган дуслык KazanVolunteers хәрәкәте өчен Россиянең иң төньяк төбәкләренең берсе – Ямал-Ненец автоном округы белән хезмәттәшлеккә нигез салды. “Вертушка” ЯМАО волонтерларының зона съезды күрсәткәнчә, хезмәттәшлек, ара ераклыгына карамастан, бик нәтиҗәле булырга ошап тора.

2018 елда “Вертушка” ЯМАО волонтерлары съезды исәп буенча бишенчесе булды һәм ирекле ярдәмче (волонтер) елында үзенең беренче юбилеен билгеләп узды. Чара программасында гомуми сессияләр һәм “Мәдәни волонтерлык”, “Медицина волонтерлыгы”, “Экология волонтерлыгы” һәм “Вакыйгалар волонтерлыгы” юнәлешләре буенча эш узды. Шулай ук съездда катнашучылар команда барлыкка китерүгә һәм танышуга исәпләнгән төрле уеннар уйнадылар, алар өчен спорт чаралары һәм концерт программасы да каралган иде.

Округ яшьләр үзәгендә узган съезд ачылышы тантанасыннан соң ЯМАО унөч муниципаль берәмлеген тәкъдим итүче йөздән артык волонтер киләчәктә булачак ике зур чара - 2018 елда футол буенча узачак FIFA дөнья чемпионатыTM (Казанның “Шәһәр волонтерлары” программасы) һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты һәм аларның волонтерлык программалары белән таныштылар. Әлеге проектларда катнашуга чакыру алу волонтерлар өчен иң кызыгы булгандыр, мөгаен.

Хәзерге вакытта Ямалның оешкан волонтерлар төркемнәренә, волонтерлык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларыннан чыгып, Казанда узачак әлеге ике чарада стажировка уздыру турында сөйләшүләр алып барыла.

Округның муниципаль берәмлекләренең волонтерлык берләшмәләре җитәкчеләре катнашкан “Вакыйгалар волонтерлыгы” сессиясендә субъектта волонтерлыкны Татарстан Республикасы һәм KazanVolunteers хәрәкәте үрнәгендә оештыру һәм үстерү турында сүз барды. Дискуссия кысаларында волотерлык эшчәнлегенә кагылышлы закон актлары, ирекле ярдәмчеләрнең этика кодексы һәм аның принциплары, ирекле ярдәмчеләр эшчәнлеген волонтер китапчыклары һәм төрле автоматлаштырылган мәгълүмат системалары аша исәпкә алуга, шулай ук елның иң зур чарасының берсе – Россия Федерациясе Президентын сайлауларда ярдәм итәчәк волонтерлар командаларын әзерләү үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Инде билгеле булганча, Россия Федерациясе субъектларында коммерцияле булмаган партнерларның ышанычлы челтәрен булдыру “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм KazanVolunteers хәрәкәте өчен мөһим юнәлеш булып тора. 2018 елның февраленнән алып март аена кадәр Россиянең унбиш төбәгендә волонтерлар җыю һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау буенча ресурс үзәкләренең рәсми ачылышлар була. Тантаналарны Новосибирск ачып җибәрә, 27 нче февральдә Новосибирск өлкәсенең “Яшьләр йорты” дәүләт бюджет учреждениесе белән килешү имзаланачак.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте