Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

ХКС космонавтлары 45 нче WorldSkills чемпионатында катнашучыларга мөрәҗәгать иттеләр

Эстафета

27.02.2018, 10:00

Хәзергә Халыкара космик станция бортында булган WorldSkills халыкара хәрәкәте флагының Җиргә әйләнеп кайтырына беры тик бер көн вакыт калды. Космик станциягә ул декабрь аенда корабль командиры - Россия летчик-космонавты Антон Шкаплеров җитәкчелегендәге экипаж тарафыннан тапшырылган иде. ХКС бортындагы космонавтлар Антон Шкаплеров һәм Александр Мисуркин Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак кешеләргә мөрәҗәгать юлладылар.

“Булачак вакыйгага үз өлешебезне кертүгә шатбыз. Хәзерт ХКСдә безнең белән бергә WorldSkills хәрәкәте флагы да йөри! Бик тиздән ул Җиргә әйләнеп кайтачак һәм сәяхәтен планета буенча дәвам итәчәк, аннары кайчандыр дөньяга космосны ачкан Россиянең барлык почмакларында да кунак булачак”, - диде Антон Шкаплеров.

Александр Мисуркин, үз чиратында, космонавт һөнәренең күбесенчә эшче һөнәрләр белән бәйле булуын әйтеп китте: “ХКС – колоссаль проект, аның өстендә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, үз эшенең осталары булган төрле һөнәр ияләре - йөзләрчә кешеләр тырышып эшли”, -диде ул.

“Skills for the Future” – “Киләчәк өчен һөнәрләр”. Зур киләчәк кеше өчен дә, бар кешелек өчен дә беренче адымнан, беренче һөнәрдән башлана. Кешенең үсеш, осталык юлы бетмәс-төкәнмәс камиллеккә ирешү юлы ул – WorldSkills идеясе менә шунда”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Инде билгеле булганча, флаг ХКСгә узган елның октябрендә старт алган“ WorldSkills флагы эстафетасы” проекты кысаларында тапшырылган иде.

WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында 20 нче октябрьдә флаг БГӘ вәкилләре тарафыннан тантаналы рәвештә Казанга тапшырылды. Флагны рәсми кабул итү тантанасы 21 нче октябрьдә Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында узды.

Флаг Җиргә 2018 елның 28 нче февралендә кайтып җитәчәк һәм эстафета сәяхәтен WorldSkills дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап дәвам итәчәк. Сәяхәт дөнья чемпионатларын оештырган 33 шәһәрне колачлаячак һәм 12 нче мартта Мадридтан – 1950 елда WorldSkills дөнья чемпионатын иң беренче кабул иткән урыннан башланачак. Аннары флагны Германиядә, Ирландиядә, АКШта, Бельгиядә, Көньяк Кореядә, БГӘдә, Тайпейда, Финляндиядә, Австралиядә, Канадада, Португалиядә, Швейцариядә, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Нидерландта, Франциядә һәм Япониядә каршы алачаклар.

Халыкара этап төгәлләнгәннән соң сәяхәт Россия буйлап дәвам итәчәк. Флаг илнең барлык 85 төбәгендә, шулай ук Татарстан Республикасының ике шәһәр округында һәм 43 муниципаль районында да булып чыгарга тиеш. Аннары флагны WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасына Казанга кайтарачаклар.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте