Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мәскәүдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге ачылды

Волонтерлар

01.03.2018, 19:29

1/3

2017 елның декабрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен конкурста җиңп чыккан 15 волонтерлык үзәге ачыкланган иде. 2018 елның февраль-апрель айларында алар белән хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаланачак. Килешү кысаларында әлеге волонтерлык үзәкләре волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре сыйфатында дөнья чемпионатына әзерлек эшендә катнашачаклар.

Волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге беренчеләрдән булып Мәскәүдә ачылды. Башкаланы Мәскәү политехника университетының волонтерлык үзәге тәкъдим итә. Хезмәттәшлек турындагы килешүне ректор вазыйфаларын башкаручы Владимир Миклушевский һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов имзаладылар. Тантананың мәртәбәле кунагы сыйфатында анда “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) союзы генераль директорының беренче урынбасары Игорь Суперекин да катнашты.

Хезмәттәшлек турында килешү шартлары нигезендә волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге йөкләмләренә, беренче чиратта, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасында катнашу өчен шартлар тудыру һәм волонтерлык эшчәнлегенә кандидатларның максималь күләмен җәлеп итү, шул исәптән төбәк халкы арасында мәгълүмати кампанияне гамәлгә ашыру, кандидатларны сайлап алуда һәм волонтерларны өйрәтүдә катнашу, төбәктән булган волонтерлар командасы составын формалаштыру,  Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уздырылачак 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) союзы тарафыннан уздырыла торган чараларда актив катнашу буенча эшчәнлек керәчәк. 

Инде билгеле булганча, волонтерлык берләшмәләре арасындагы конкурс 2017 елның сентябреннән башланып киткән иде. Анда Россия Федерациясенең югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре, дәүләт учреждениеләре яки коммерцияле булмаган оешмалар катнашты.

Конкурс берничә этаптан торды. Читтән торып катнашу этабында конкурста катнашучылар заявка документларын әзерләделәр һәм үзләренә якын булган төбәкләрдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына һәм аның волонтерлык программасына презентацияләр ясадылар. Конкурста катнашучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бик кыска вакыт эчендә Россиянең 20 төбәгеннән булган 100 000 нән артык кешелек аудиторияне колачлау мөмкин булды.

2017 елның декабрендә “Volunteers Academy 2017” Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында узган күзгә-күз этап белем бирү программасында турыдан-туры катнашуны, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында WorldSkills волонтерлык хәрәкәте үсеше стратегиясе проектын эшләү һәм яклауны күздә тоткан иде.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте