Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Владимир Леонов: “WorldSkills тарихындагы иң шәп чемпионатларның берсен уздырырга тырышачакбыз”

Рәсми чара

04.12.2017, 14:27

Казанда 4 нче декабрьдә WorldSkills International халыкара оешмасы секретариаты һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты оештыру комитеты – “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре катнашында проектлау сессияләре башланды.

Бу юлы проектлау сессияләре Чемпионатны оештыру комитетының һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатына сәяхәте нәтиҗәләре буенча “Чарага килүче” программасы турында фикер алышуга багышланачак.

WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи, сессиядә катнашучылардан БГӘ башкаласында узган чемпионаттан алган хис-кичерешләре турында кызыксынып, болай диде: “Ворлдскиллс – уникаль вакыйга. Дөнья күләмендә күпсанлы чемпионатлар уза, әмма аларның берсе генә дә Ворлдскиллс стандартлары нигезендә узган чемпионатка охшамаган”.

Пленар утырышта катнашучылар Абу-Дабидагы хезмәттәшләре эшендәге көчле һәм көчсез яклар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казан командасын “Чарага килүче” программасы гаҗәпләндергәнлеген әйте. WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты бүген аны коллегаларыннан күчереп алып, “Ворлдскиллс Россия” союзы белән берлектә гамәлгә ашыра. Бу программа мәктәпләрдә, колледжларда, югары уку йртларында укучыларга Чемпионатны үз күзләре белән күрергә мөмкинлек бирәчәк.

“Без шулай ук транспорт, логистика мәсьәләләрен дә җентекләп бәяләдек. Нәтиҗәдә, Абу-Даби тәҗрибәсен исәпкә алып, “Казан Экспо”да машина кую урыннарын арттырырга, объект буенча эчке навигацияне үзгәртергә карар иттек. Бу сәяхәт безгә планнарыбызны җентекләп эшләп бетерергә ярдәм итте”, - диде Владимир Леонов.

“Безнең команда бик көчле, бергәләп без WorldSkills тарихындагы иң шәп чемпионатларның берсен уздырырга тырышачакбыз”, - дип өстәде министр.

 “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов: “Мондый очрашулар дөнья дәрәҗәсендәге чемпионатларны оештыру буенча WSI тәҗрибәсеннән барлык яхшы якларны җыеп алу, шулай ук аларга үз ноу-хоуыңны өстәү мөмкинлеге ул. 2019 елда Россия беренче тапкыр дөнья җәмәгатьчелегенә булачак Future Skills профессияләр блогын тәкъдим итәчәк, Казанда аның өчен 10 мең кв.м мәйдан каралган”, - дип белдерде.

Иртәгә Казанда WorldSkills Abu Dhabi 2017 командасы катнашында дебрифинг уздыру башлана, анда катнашучылар дүрт көн дәвамында 2019 елдагы ярышларга әзерлек максатыннан узган ярышлар тәҗрибәсе буенча фикер алышачаклар.

Инде билгеле булганча, бу елның август аенда WorldSkills International секретариаты әгъзалары инспекция визиты белән Татарстан башкаласына килгәннәр һәм WorldSkills Kazan 2019 ярышларына әзерлек буенча проектлау сессиясен уздырганнар иде. Халыкара оешманың чираттагы визиты 2018 елның апрелендә көтелә.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте