Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ольга Голодец WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышын уздырды

Рәсми чара

21.11.2017, 17:27

Бүген, 21 нче ноябрьдә Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны ачып, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Россия җыелма командасын Абу-Дабидагы җиңүләре белән тагын бер тапкыр котлады.

“Нәтиҗәләр яхшы, әмма мин хәзер бар кешене дә 2019 елда Россиядә узачак дөнья чемпионатына әзерләнергә чакырам”, - диде вице-премьер. - Безнең өчен бу Чемпионатны кабул итү - зур дәрәҗә”.

Ольга Голодец билгеләп узганча, Казанда узачак дөнья чемпионатында 1500 катнашучы  (Абу-Дабида 1300 иде) һәм 250 мең кунак булыр дип көтелә. Ярышлар исә 50дән артык компетенция буенча уздырылачаклар.

“Чемпионатны уздыру безнең өчен үзмаксат түгел, ул Россия Федерациясендә профессиональ әзерлек системасын үстерүне, колледжларда тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрүне, әлегә бик “нечкә урын” булып торучы нәрсә -  укытучыларны профессиональ әзерләүне максат итә”, - диде Ольга Голодец.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов утырышта Татарстан делегациясенең Абу-Дабига баруы нәтиҗәсе буларак “Казан Экспо” күргәзмә үзәген  проектлау документациясенә кайбер төзәтмәләр кертелде дип билгеләп үтте. “Эш бара һәм бу елның декабрь аенда Казан “Ворлдскиллс Россия” Союзы һәм WorldSkills International командалыры, шулай ук Абу-Даби 2017 Оештыру комитеты белән берлектә дебрифинг уздырачак. Ел ахырына безнең алга таба шуның буенча барачак планыбыз, юл картабыз булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте