Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Абу-Дабига сәяхәт нәтиҗәләре буенча брифинг узды

Рәсми чара

24.10.2017, 14:45

1/3

Казанда бүген, 24 нче октябрьдә, Татарстан делегациясенең һөнәри осталык буенча БГӘ башкаласында 14 нче октябрьдән 19ына кадәр узган WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатындагы эшенә нәтиҗәләр ясадылар.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева брифингта белдергәнчә, Татарстан делегациясенең БГӘгә баруының бер сәбәбе Казанда 2019 елдагы дөнья чемпионатын уздырганда актуаль булачак мәсьәләләрне карап чыгу булган.

“Актуаль мәсьәләләр логистика, катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү, аларны урнаштыру һәм тукландыру, шулай ук ярышларны кабул итәчәк павильоннарны оештыруга кагылышлы иделәр”, - диде Ләйлә Фазлыева.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты һөнәри ориентлашу чарасы буларак кына түгел, ә “безнең республиканың, һәм гомумән бөтен илнең һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү өчен инструмент” буларак та мөһим дип белдерде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин журналистларның Чемпионатның төп ярышлар мәйданы – “Казан Экспо” ХКҮ әзерлеге турындагы сорауларына җавап бирде.

“WorldSkills International секретариатының 2017 елның август ахырында ясаган инспекция визиты нәтиҗәләре буенча объектны үз вакытында тапшыруга кагылышлы куркыныч юк. 2018 елның 1 нче июленә без төп павильоннар төзелешен төгәлләргә һәм бер үк вакытта Чемпионатны уздыру өчен кирәкле вакытлы корылмаларны төзи башларга планлаштырабыз. Булган барлык таләпләр – ә бу исә 100 мең кв.м дан артык мәйданлы күргәзмә павильоннар – дөнья чемпионатына үтәләчәк”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

“Безнең үз алдыбызга куйган бурыч – барлык инфраструктураны 2019 елның маена әзерләп бетерү, ник дигәндә 2019 елның маенда Россия чемпионаты, WorldSkills Russia милли чемпионаты финалы нәкъ менә “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында узачак. Бу чемпионат сынау ярышы булып тора һәм дөнья чемпионатына мөмкин булган кадәр якынайтылып уздырыла”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Инде билгеле булганча, һөнәри осталык буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 44 нче дөнья чемпионаты Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 14 нче октябрьдән 19ына кадәр узды. Дөнья чемпионатында дөньяның 59 иленнән 1300ләп конкурсант катнашты. Абу-Дабидагы WorldSkills чемпионатында 52 компетенция тәкъдим ителде. 58 конкурсант составындагы Россия җыелма командасы беренче тапкыр барлык дисциплиналарда да катнашты.

Чираттагы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Татарстан Республикасы башкаласында 2019 елның 29 нчы августыннан 3 нче сентябрьгә кадәр узачак.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте