Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы башланып китте

Эстафета

22.10.2017, 00:21

Сочида 21 нче октябрьдә ХIХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале чаралары кысаларында WorldSkills флагын рәсми кабул итү тантанасы булды һәм “WorldSkills флагы эстафетасы” проектына старт бирелде.

“WorldSkills флагы эстафетасы” – Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын уздыру кысаларында оештырылган һәм Чемпионат алдыннан эшче профессияләр вәкилләрен берләштерүне, шулай ук икътисадый үсеш һәм шәхси уңыш өчен компетенцияләрнең мөһимлеген күрсәтүне максат иткән зур вакыйгаларның берсе.

Флаг эстафетасына старт бирү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов катнаштылар. Флагны сәхнәгә The Best of Nation номинациясендә җиңүче, WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатында “Web-разработка” компетенциясендә алтын медаль яулаган Константин Ларин алып чыкты.  Флагны БГӘдән Россия территориясенә саклап алып кайту миссиясе нәкъ менә аңа йөкләнгән иде.

“Яшь профессионаллар, без сезне 2019 елда Татарстанда, Казанда тамашачылар, җанатарлар һәм катнашучылар, остазлар сыйфатында көтеп калабыз. Приезжайте! Welcome! Рәхим итегез! Казанга рәхим итегез!”, – диде Владимир Леонов.

“Абу-Дабида WorldSkills дөнья чемпионаты ике көн элек кенә тәмамланды. Россия Федерациясе җыелма командасы беренче урынга лаек булды, - диде Роберт Уразов. – Ябылу тантанасы кысаларында халыкара хәрәкәт флагы безгә тапшырылды, 2019  елда дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк һәм анда бу хәрәкәттә катнашучы барлык илләр вәкилләре дә киләчәк”.

Сочидан соң Чемпионат флагы Халыкара космик станциягә юл алачак һәм Җиргә 2017 елның 27 февралендә генә кайтачак.

2018 елның мартында эстафета үз маршрутын WorldSkills дөнья чемпионатын моңа чаклы кабул иткән 21 ил буйлап дәвам иттерәчәк һәм бу чемпионатны оештырган 33 шәһәрне: Абу-Дабины (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Сан-Паулуны (Бразилия), Лондон/Бирмингем/Глазгоны (Бөекбритания), Калгари/Монреальны (Канада), Нумадзу/Осака/Токионы (Япония), Хельсинкины (Финляндия), Санкт-Галлен/Бернны (Швейцария), Сеул/ Пусанны (Көньяк Корея), Лионны (Франция), Тайбэйны (Тайвань), Амстердам/Утрехтны (Нидерланд), Сиднейны (Австралия), Линцны (Австрия), Коркны (Ирландия), Мюнхен, Дуйсбург, Лейпцигны (Германия), Брюссельне (Бельгия), Лиссабонны (Португалия), Дублинны (Ирландия), Хихон, Барселона, Мадридны (Испания), Моденаны (Италия), Атлантаны (АКШ) колачлаячак.

Эстафетаның халыкара этабыннан соң флагны Россиянең 85 субъектында, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәрендә һәм 43 муниципаль районында каршы алачаклар һәм аннан соң ул Казанга, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасына кайтарып җиткереләчәк.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте