Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Lincoln Electric һәм WEILER WorldSkills Kazan 2019 Дөнья Чемпионаты партнерлары булачаклар Партнерлар 27.09.2018, 06:37 Lincoln Electric компаниясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты патнеры сыйфатында чыгыш ясаячак. Глобаль партнерлык турындагы килешү Будапештта 26 нчы сентябрьдә EuroSkills 2018 чемпионаты вакытында имзаланды. Будапештта һөнәри осталык буенча Euro Skills Budapest 2018 Европа чемпионаты башлана Рәсми чара 25.09.2018, 14:21 Татарстан делегациясе һөнәри осталык буенча Венгриянең Будапешт шәһәрендә 25-29 нчы сентябрь көннәрендә узачак һәм 29 илдән 600 конкурсантны үзенә җыячак Euro Skills Европа чемпионаты чараларында катнаша. Россия җыелма командасы составына (аның вәкилләре 41 компетенциядә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр) 6 татарстанлы кергән. Моннан тыш Будапештка стажировкага 19 волонтер да китте. Татарстанда 2019 ел Эшче профессияләр елы булачак Рәсми чара 24.09.2018, 09:46 Татарстан Республикасында 2019 ел Эшче профессияләр елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты бу хакта бүген – 24 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгате вакытында белдерде. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасы: “Тәҗрибә тупларга – Будапештка!” Волонтерлар 20.09.2018, 14:42 Яңа уку елы башлану һәрвакыт яңа максатлар, вакыйгалар һәм гамәлләр белән истәлекле була. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык хәрәкәте активистлары өчен халыкара стажировка шундый вакыйгаларның берсе булып тора да инде. 19 кешелек команда Будапештта 26-28 нче сентябрь көннәрендә һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак Европа чемпионатында катнашу өчен Венгриягә китәләр. Казан мәктәпләре WorldSkills Kazan 2019 кысаларында мәдәни багланышларда катнашачаклар Рәсми чара 20.09.2018, 14:37 20 нче сентябрьдә WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи һәм “One school – one country” (“Бер мәктәп – бер ил”) проекты менеджеры Алекс Мьюзиал Казан мәктәпләре директорлары белән очраштылар. Алар WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында әлеге проектның ничек гамәлгә ашырылачагы турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин катнаштылар. 1...3334353637...49