Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Lincoln Electric һәм WEILER WorldSkills Kazan 2019 Дөнья Чемпионаты партнерлары булачаклар

Партнерлар

27.09.2018, 06:37

Lincoln Electric компаниясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты патнеры сыйфатында чыгыш ясаячак. Глобаль партнерлык турындагы килешү Будапештта 26 нчы сентябрьдә EuroSkills 2018 чемпионаты вакытында имзаланды.

Хезмәттәшлек кысаларында Lincoln Electric Казанда узачак чемпионатны оештыручыларга  җиһазлар һәм чимал белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш WEILER немец компаниясе белән дә берничә компетенциядә партнерлык турында килешү төзелде. Килешү нәтиҗәсендә WEILER һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына агач эшкәртү станоклары китерәчәк.

Россия 2015 елның 10 августында WorldSkills International (WSI) Генераль Ассамблеясында һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның 22-27 нче август көннәрендә узачак. Аның төп максатлары – җәмәгатьчелекнең игътибарын һөнәри күнекмәләрне үстерүгә җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру, югары профессиональ стандартлар өчен шартлар булдыру.  Төрле профессияләр вәкилләре өчен бу ярышлар Олимпия уеннарына тиң. Казанда узачак чемпионатка 70 илдән 1500ләп катнашучы килер дип көтелә, алар 50дән артык компетенция буенча ярышачаклар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар ролендә  WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан)  чыгыш ясыйлар. 

Lincoln Electric — Америка транснациональ компаниясе, ул дугалы эретеп ябыштыру эшләре, роботлаштырылган эретеп ябыштыру эшләре, плазма һәм газ белән кисү эшләре  өчен продуктлар җитештерә.

Компания Fortune 1000 исемлегенә кергән. Баш офисы Юклид шәһәрендә, АКШ дөньяның 160тан артык илендә дистрибьюторлар һәм сату офислары челтәрен координацияли.

Германиядә моннан 75 ел элек оешкан WEILER компаниясе сәнәгать предприятиеләре өчен агач эшкәртү станоклары җитештерә. Бүгенге көндә әлеге җитештерүченең җиһазлары бар дөнья буенча урнаштырыла һәм файдаланылышта 150.000 машина исәпләнә. Җитештерүче ассортиментында классик станоклар белән беррәттән радиаль-бораулау эшләрен башкара торганнары да бар.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте