Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Будапештта һөнәри осталык буенча Euro Skills Budapest 2018 Европа чемпионаты башлана

Рәсми чара

25.09.2018, 14:21

Татарстан делегациясе һөнәри осталык буенча Венгриянең Будапешт шәһәрендә 25-29 нчы сентябрь көннәрендә узачак һәм 29 илдән 600 конкурсантны үзенә җыячак Euro Skills Европа чемпионаты чараларында катнаша. Россия җыелма командасы составына (аның вәкилләре 41 компетенциядә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр) 6 татарстанлы кергән. Моннан тыш Будапештка стажировкага 19 волонтер да китте.

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак  дөнья чемпионаты Euro Skills чарасында ярышлар объектында урнаштырылган күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителәчәк. Стендта Казан буенча виртуаль тур башкарырга, WorldSkills Kazan 2019 проекты презентациясен карарга,  шулай ук татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.

Euro Skills – һөнәри осталык буенча 25 яшькә җитмәгән яшьләр өчен Европадагы иң масштаблы ярышлар, ул ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe хәрәкәтендә катнаша торган 29 илнең берәрсендә уздырыла. WorldSkills  хәрәкәтенә инде 70 елдан артык, әмма Европа командалары арасында гына ярышлар уздырырга әле 2008 елдан гына керештеләр. Беренче Европа чемпионаты Роттердамда узды, ә соңгы чемпионатны 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәре кабул итте.

Euro Skills Европа чемпионатының 2022 елда Санкт-Петербургта узачагын да әйтеп китик. Төньяк башкала кандидатурасын 2018 елның мартында Европа оешмасының Генераль ассамблеясында WorldSkills Europe хәрәкәтендә катнашучы 28 ил вәкилләре бертавыштан сайладылар. Европа чемпионаты эстафетасын Россиягә әлеге беренчелекне  Грац шәһәрендә 2020 елда уздырган Австралия тапшырачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте