Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татарстанда 2019 ел Эшче профессияләр елы булачак

Рәсми чара

24.09.2018, 09:46

1/2

Татарстан Республикасында 2019 ел Эшче профессияләр елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты бу хакта бүген – 24 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгате вакытында белдерде.

“Казанда WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионаты башланырга бер елдан кимрәк вакыт калып бара. Безнең тарафтан тупланган тәҗрибә, республикада WorldSkills хәрәкәтенең актив үсеше, 2018 елдагы дөнья беренчелегендә Татарстан командасының икенче урын яулавы – болар барысы да чемпионатка бик матур нигезләр.  70тән артык ил вәкилләре 50дән артык компетенциядә иң яхшылар исемен алу өчен көрәшәчәкләр. Әмма чемпионат үзе генә түгел, без туплый торган дөньякүләм тәҗрибә, без җыя торган технологияләр һәм күнекмәләр, киләчәктә соралачак профессияләргә  җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру, югары профессиональ стандартларны раслау өчен шартлар тудыру да бик әһәмиятле. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 ел эшче профессияләр елы дип игълан ителә”, – дип белдерде Президент.

WorldSkills Kazan 2019

Россия 2015 елның 10 августында WorldSkills International (WSI) Генераль Ассамблеясында һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның 22-27 нче август көннәрендә узачак. Аның төп максатлары – җәмәгатьчелекнең игътибарын һөнәри күнекмәләрне үстерүгә җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру, югары профессиональ стандартлар өчен шартлар булдыру.  Төрле профессияләр вәкилләре өчен бу ярышлар Олимпия уеннарына тиң. Казанда узачак чемпионатка 70 илдән 1500ләп катнашучы килер дип көтелә, алар 50дән артык компетенция буенча ярышачаклар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар ролендә  WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан)  чыгыш ясыйлар.  

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте