Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасы: “Тәҗрибә тупларга – Будапештка!”

Волонтерлар

20.09.2018, 14:42

Яңа уку елы башлану һәрвакыт яңа максатлар, вакыйгалар һәм гамәлләр белән истәлекле була. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык хәрәкәте активистлары өчен халыкара стажировка шундый вакыйгаларның берсе булып тора да инде. 19 кешелек команда Будапештта 26-28 нче сентябрь көннәрендә һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак Европа чемпионатында катнашу өчен Венгриягә китәләр.

Команда составына Татарстан Республикасыннан һәм WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын җыю буенча Әстерхан, Ростов һәм Чиләбе өлкәләреннән, Приморье краеннан булган ресурс үзәкләреннән вәкилләр кергән. Россиянең төрле почмакларыннан булган егет-кызлар Euro Skills 2018 чемпионатында Казанны 2019 елда дөнья чемпионатын кабул итәчәк ил буларак тәкъдим итәчәкләр.

“Мин инде 2014 елдан бирле волонтер, хәзер менә туган Казанымнан читтә дә көчемне сынап карар вакыт җитте. Калган егет-кызлар белән берлектә без кунакларны каршы алып, аларга объектта ориентлашырга ярдәм итәчәкбез. Әмма башта барысын да үзебез яхшылап өйрәнергә тиешбез – моның өчен вакыт аз булачак, шулай булгач, җитезлек тә сынала. Әле китәргә берничә көн бар, әмма инде мин хәзер үк ниндидер бик зур чарада катнашамдыр кебек, бераз дулкынланам да. Минем өчен бу чит илдәге чарага беренче чыгу, әмма KazanVolunteers командасы белән бергә булганда, берни дә куркыныч түгел”, - ди Казаннан булган волонтер Ксения Масленкова.

Чараны оештыру комитеты командасы Казаннан булган волонтерларга WorldSkills Europe секретариатына ярдәм итүдән башлап кунаклар һәм катнашучыларны объектта каршы алу, ориентлашырга өйрәтүгә кадәр булган төрле позицияләр тәкъдим итте. Волонтерлар эшен оештыру буенча Будапешт коллегаларыннан җыелган барлык тәҗрибә 2019 елда Казанда уза торган чемпионат вакытында бик кирәк булачак.

Инде билгеле булганча, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында волонтерлар өчен берничә стажировка оештырылды, алар - EuroSkillsGothenburg 2016, WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы һәм чемпионат үзе, 2018 елда Көньяк Сахалинда һөнәри осталык буенча “Яшь профессионаллар” VI милли чемпионаты финалы.   Будапештта булачак стажировка читтә уза торган өйрәнүләрнең соңгысы. 2019 елда инде волонтерларга Казанда узачак чараларда – гыйнварда Competition PreparationWeek чарасында, май аенда “Яшь профессионаллар” милли чемпионаты финалында, августта - WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатының үзендә катнашырга туры киләчәк.

100дән артык волонтер – әлеге хәрәкәтнең бөтен Россия буенча лидерлары  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында халыкара проектларда катнашып зур тәҗрибә тупладылар, алар алып кайткан технологияләр, күзәтүләр булачак чараны оештыручыларның белемнәр базасын сизелерлек тулыландырды.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте