Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казан мәктәпләре WorldSkills Kazan 2019 кысаларында мәдәни багланышларда катнашачаклар

Рәсми чара

20.09.2018, 14:37

1/3

20 нче сентябрьдә WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи һәм “One school – one country” (“Бер мәктәп – бер ил”) проекты менеджеры Алекс Мьюзиал Казан мәктәпләре директорлары белән очраштылар. Алар WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында әлеге проектның ничек гамәлгә ашырылачагы турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин катнаштылар.

“Без бер илдән килгән делегацияне бер мәктәпкә беркетергә тырышабыз, әмма төрлечә дә килеп чыга: кайбер делегацияләр бик зурлар, кайберләре кечкенә, шулай булгач, кайбер мәктәпләргә берничә ил делегациясен беркетергә дә туры киләчәк. Барысы да логистикага бәйле. Иң зур теләгебез – мәдәни багланышларны җайга салу”, - ди Дэвид Хоуи.

Очрашуда кунаклар Казанның уку йортлары җитәкчеләренә “Бер мәктәп – бер ил” проекты турында сөйләделәр, бу проектның максаты – яшьләр даирәсендә эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм бу өлкәдә илләр арасында мәдәни багланышларга ирешү. Проектта 11 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары, шулай ук WSI хәрәкәтендә катнашучы илләрнең милли җыелма командалары вәкилләре – 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатында катнашучылар катнаша. Алар Казан шәһәренең, шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш һәм Зеленодольск районнарындагы гомуми белем бирү, урта-махсус белем бирү уку йортларында кунак булачаклар.

Һәр уку йортына проект кысаларында WSI хәрәкәтенә катнашучы бер илне беркетү планлаштырыла. Әлеге илләр һәм мәктәп вәкилләре арасында танышу 2019 елда узачак Чемпионатка әзерлек атнасында булачак.Чемпионатның үзендә инде WSI милли җыелма командалары очрашуы көтелә, әлеге илләрдән булган кунаклар үз илләре мәдәнияте белән таныштырачаклар һәм ярышларны кабул итүче илнең мәдәнияте, традицияләре белән танышачаклар.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте