Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

DHL Global Forwarding “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә Казанда узачак дөнья чемпионаты партнеры була

Партнерлар

19.09.2018, 13:07

1/2

DHL Global Forwarding компаниясе “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә Казанда узачак 45 нче дөнья чемпионаты партнеры буларак чыгыш ясаячак. Бу турыдагы килешү WorldSkills International проектлау сессиясе кысаларында 19 нчы сентябрьдә имзаланды.

Аны үз имзалары белән “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы генераль директорының  маркетинг һәм партнерлык мөнәсәбәтләре буенча урынбасары Ольга Недоспасова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич һәм “ДХЛ Глобал Форвардинг” ҖЧҖ генераль директоры Наталья Бочкова беркеттеләр.

DHL Global Forwarding хезмәттәшлек кысаларында ярышларны оештыручыларга катнашучыларның, партнерларның һәм спонсорларның йөкләрен кертү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирүдә ярдәм итәчәк һәм таможня эшләрен рәсмиләштерәчәк.

 “WorldSkills максатлары DHL компанияләр төркеменең кешеләрне берләштерү һәм тормыш рәвешен яхшырту рәвешендә булган максатларына тулысынча туры килә. Без төп компетенцияләрне һәм безнең кешеләрнең белемнәрен файдаланабыз, шулай итеп социаль прогресска ярдәм күрсәтәбез һәм озак вакытка исәпләнгән карарлар кабул итәбез.  Бу проектка катнашуыбыз белән горурланабыз”, - дип белдерде Винченцо Скрудато, DHLның дөньядагы  Trade Fairs and Events бүлекчәсе башлыгы.

“Чемпионатка әзерлек барышында без үз алдыбызга аны иң югары дәрәҗәдә уздыру максатын куйдык. DHL Global Forwarding белән килешү төзү – бу максатка ирешүдә тагын бер зур адым. Безнең өчен кирәкле барлык чит ил товарларының һәм йөкләрнең таможня белән бәйле булган барлык эшләрне тоткарлыксыз узулары һәм Казанга үз вакытында килеп җитүләре мөһим”, - ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич.

“DHLның  Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионаты вакытында WorldSkills чемпионатына ярдәм күрсәтүне дәвам итүе бик яхшы яңалык. WorldSkills бар дөнья яшьләренә үзләре сайлаган профессиядә үрләр яуларга булыша, бу исә DHL кебек дөнья дәрәҗәсендә әйдәп баручы компанияләр ярдәменнән башка мөмкин булмас иде”, - дип белдерде Дэвид Хоуи, WorldSkills International башкаручы директоры.

WorldSkills Kazan 2019

2015 елның 10 августында WorldSkills International (WSI) Генераль Ассамблеясында Россия һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның 22-27 нче август көннәрендә узачак.  Аның төп максатлары – җәмгыятьнең игътибарын һөнәри күнекмәләрне үстерүгә җәлеп итү, һөнәрләрнең популярлыгын үстерү һәм югары профессиональ стандартлар булдыру өчен шартлар тудыру.

Төрле һөнәрләр ияләре өчен бу ярышлар Олимпия  уеннарына тиң. Казанда узачак чемпионатта 70 илдән 1500ләп катнашучы 50дән артык компетенциядә ярышыр дип көтелә.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019  дөнья чемпионатын оештыручылар ролендә WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешма, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан шәһәре) чыгыш ясый.

DHL

DHL Global Forwarding – Deutsche Post DHL компанияләр төркеме бүлекчәсе, ул йөкләрне авиация һәм су юлы белән китереп җиткерү, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен интеграцияләнгән чишелешләр буенча хезмәт күрсәтә.  Логистика өлкәсендә дөньякүләм лидер буларак, DHL күргәзмәләр һәм чараларны уздыруга ярдәм итү буенча хезмәтләрнең тулы комплексын тәкъдим итә. WorldSkills чарасына ярдәм итү омтылышында  DHL мондый чараларның дөньядагы кешеләрне берләштерүдә мөһим роль уйнавын күрә һәм  дөньякүләм икътисадый үсешне тизләтү өчен профессиональ күнекмәләр үсешенең мөһимлеген югары бәяли.

DHL Trade Fairs and Events турындагы тулырак мәгълүматны http://www.dhl-tfe.com/ сайтыннан белә аласыз.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте