Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 вәкилләре Шанхайда дөнья чемпионатын оештыручылар белән тәҗрибә алмашалар

Рәсми чара

27.09.2018, 09:01

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар 2021 елда Шанхай кабул итәчәк дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре белән очраштылар. Очрашуда Казанны WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич тәкъдим иттеләр.

“Без алга таба хезмәттәшлек вариантларын карадык, контактлар алмаштык, коллегаларыбыз белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк “Обозреватель” программасы турында да сөйләштек”, – дип белдерде Эмиль Гобәйдуллин. 

Очрашу хәзерге вакытта EuroSkills  чемпионаты уза торган Будапешт шәһәрендә узды. EuroSkills – һөнәри осталык буенча 25 яшькә җитмәгән яшьләр өчен Европадагы иң масштаблы ярышлар, ул ике елга бер тапкыр WorldSkillsEurope хәрәкәтендә катнаша торган 29 илнең берәрсендә уздырыла. Россия җыелма командасы составына (аның  вәкилләре 41 компетенциядә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр) 6 татарстанлы кергән.

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак  дөнья чемпионаты EuroSkills чарасында ярышлар объектында урнаштырылган күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителәчәк. Стендта Казан буенча виртуаль тур башкарырга, WorldSkills Kazan 2019 проекты презентациясен карарга,  шулай ук татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте