Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Яңалыклар

# Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларында булуны оештыру эшләре турында фикер алыштылар Рәсми чара 14.12.2018, 14:50 Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының “Посетитель” программасын гамәлгә ашыру буенча белем бирү семинары Казанның теннис академиясендә 14 нче декабрьдә узды. Россия төбәкләре вәкилләре, 2019 елның августында алардан Казанга киләчәк мәктәп укучылары һәм студентлар Чемпионат объектларында аларны ниләр көткәнлеген белү өчен Казанга килделәр. Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Һөнәри белем бирү һәм кадрларны алга китеп әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин чыгыш ясады, ә чемпионат турында аларга WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов сөйләделәр.