Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мәскәүдә WorldSkills Kazan 2019 Оештыру комитеты утырышы узды

21.12.2018, 15:02

Бүген, 21 нче декабрьдә Мәскәүдә, Россия Хөкүмәте йортында 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова РФ Хөкүмәте Йортында уздырды.

Төп доклад белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чемпионатка әзерлекнең барышы, агымдагы вәзгыять хакында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов мәдәни һәм волонтер программаларына җентекләбрәк тукталды. Моннан тыш, утырышта чемпионатта катнашучыларның, кунакларның иминлеген тәэмин итү темасы, шулай ук Россия командасы әгъзаларының һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатка ни дәрәҗәдә әзер булуына бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. Утырыш барышында алда торган чемпионатны хокукый һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте