Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларында булуны оештыру эшләре турында фикер алыштылар

Рәсми чара

14.12.2018, 14:50

Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының “Посетитель” программасын гамәлгә ашыру буенча белем бирү семинары Казанның теннис академиясендә 14 нче декабрьдә узды. Россия төбәкләре вәкилләре, 2019 елның августында алардан Казанга киләчәк мәктәп укучылары һәм студентлар Чемпионат объектларында аларны ниләр көткәнлеген белү өчен Казанга килделәр. Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Һөнәри белем бирү һәм кадрларны алга китеп әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин чыгыш ясады, ә чемпионат турында аларга WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов сөйләделәр.

“Посетитель” программасының төп максаты – белем бирү учреждениеләрендә укучы 14-19 яшьлек егет-кызларның игътибарын эшче һөнәрләргә җәлеп итү, мәктәп укучыларына һөнәри ориентация бирү, Чемпионат объектларына килүчеләргә максималь уңайлы мохит тудыру. Экскурсия маршрутлары дәвамында кунаклар ярышлар һәм “Try a Skill” (“Үзеңне сына”), “Careers advice” (“Профориентация”) интерактив мәйданнарында, WorldSkills күңел ачу паркында булачаклар. Әлеге мәйданнар Чемпионатта тәкъдим ителәчәк компетенцияләр буенча белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеген бирәчәкләр. “Чемпионат кунаклары чемпионат бирергә мөмкин булганнан максималь файда алсыннар һәм аннан соң үзләре теләгән профессияне төрле яклап уйлап сайласыннар иде дип телибез. Булачак ярышлар – бик зур вакыйга, һәм аның бер өлеше булу яшьләр өчен гаҗәеп зур тәҗрибә булачак”, - ди Эмиль Гобәйдуллин.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте