Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды

Рәсми чара

05.12.2018, 12:39

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов утырышта искәрткәнчә, WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты башланырга бер елдан ким вакыт калып бара. «Татарстан Республикасы өчен бу – стратегик проект, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Аңа әзерлек актив стадиясенә керде, һәм без барыбыз да бөтен нәрсәне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруның мөһимлеген аңлыйбыз».

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2019 елның 20-24 маенда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Россия) VII илкүләм чемпионатының финалы узачак. Бу чара кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге сынап каралачак, барлык функциональ юнәлешләр ярышлары буенча эш башкарылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2019 елның 22-27 августында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.

«Чемпионатта катнашучылар, ярыш кунаклары саны якынча 200 мең кеше, - диде ул. - Оператив штаб эше алып барыла һәм 13 эш төркеме эшли. Бүген ярышларга әзерлек кысаларында булган проблемалы мәсьәләләрне караячакбыз, төп юнәлешләр буенча чемпионатка әзерлек турында эш төркемнәре җитәкчеләренең нотыкларын тыңлаячакбыз».

Ярышлар программасына әзерлек һәм WorldSkills хәрәкәтен үстерү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.   

Шулай ук чемпионатка әзерлек һәм аны уздыру чорында комплекслы иминлекне тәэмин итүгә, медицина һәм санитар-эпидемиологик уңайлылыкны тәэмин итүгә, элемтәне һәм телекоммуникацион инфраструктураны тәэмин итүгә, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне һәм чараларны мәгълүмати тәэмин итүгә багышланган нотыклар тыңлады.

Төп ярышлар мәйданчыгы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак. Бу мәйданчык «Казан» халыкара аэропортына якын урнашкан, бу логистика һәм оештыру кыенлыкларын җиңеләйтәчәк. «Казан Экспо» инфраструктурасына 3 мең урынлык заманча конгресс-холл, 30дан алып 500 кеше сыйдырырлык 35 зал-трансформер, 2077 машина урыны булган парковка зонасы һәм туклану зонасы керә.

Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар яшәр өчен «Универсиада авылы» торак комплексы файдаланылачак.

Skills Culture Park төп мәдәният мәйданчыгы – күңел ачу паркы булачак, ул  «Казан Экспо» территориясендә урнаша.

Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары Казан Үзәк стадионда узачак.

Роберт Уразов билгеләп үткәнчә, ярышлар мәйданнарын арттыру мөмкинлеген, шулай ук катнашучыларның яшәү урыннарын алдан карарга кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне эшләп бетерергә һәм урнаштыру өчен резерв урыннар мөмкинлеген, ярышлар мәйданчыклары һәм башка хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен карарга кушты.

 

Мәгълүмат ТР Президенты Матбугат хезмәте сайтыннан алынган