Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары составына беренчеләрдән булып керү өчен ярышалар

Волонтерлар

29.12.2018, 14:19

Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларында уздырыла торган “VOL_Skills” конкурсы укучыларга һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашу мөмкинлеген бүләк итәчәк. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары советы” коммерцияле булмаган партнерлыгы белән берлектә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тарафыннан оештырыла.

Шартлар нигезендә һәр уку йортын конкурста 10 кешедән торган команда тәкъдим итәргә тиеш (укытучы кураторлыгында). Бер ай     дәвамында аларга берничә биремне үтәргә: үз белем бирү оешмаларында WorldSkills тематик киңлеген формалаштырырга, тәкъдим ителгән темаларга фотолар һәм видеороликлар ясарга һәм уку йортында волонтерлык акциясен уздырырга туры киләчәк. Конкурс Чемпионатка әзерлек атнасы вакытында 25 һәм 26 нчы гыйнвар көннәрендә узачак гала-концерт белән төгәлләнә. Җиңүчеләрне жюри билгели (аның составына оештыручылар вәкилләре керә). Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командалар өчен төп приз –WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасына (1 нче һәм 2 нче урыннарны алган командалар вәкилләре өчен) һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII милли чемпионаты финалы волонтерлары командасына (3 нче урыннан 5 нче урынга кадәр булган командалар вәкилләре өчен) беренчеләрдән булып керү мөмкинлеге.

“Конкурсның максаты – WorldSkills хәрәкәтен, аның кыйммәтләрен, шулай ук волонтерлык кыйммәтләрен дә популярлаштыру. Бик күпләрнең команданың бер өлеше булырга хыяллануларын белеп торуыбызга бик шатбыз, нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез. Әмма шул ук вакытта иң мөһиме катнашу һәм конкурсантларның күнекмәләрен үстерү икәнлеген дә искәртеп узасы килә”, - дип белдерде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте