Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясендә катнашуга 14277 кеше гариза биргән

Волонтерлар

11.01.2019, 14:25

437 көн барган WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясе нәтиҗәләре буенча 89 илдән булган кандидатлардан 14277 гариза алынганлыгы билгеле булды. Аларның күпчелеге Россия гражданнарыннан булса (13306), 971 гариза башка дүләтләр вәкилләреннән алынган.

Инде билгеле булганча, волонтерлар кампаниясенә старт 2017 елның 20 октябрендә Сочида узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә бирелгән иде. Командада позиция яулауга уртача конкурс бер урынга 4 кеше исәбендә булды (“Ярышлар мәйданы волонтеры”, “Тамашачылар өчен сервислар волонтеры”, “Волонтер атташе”, “Тантаналар волонтеры” позицияләренә – бер урынга 6-7 кеше иде).

“Гаризаларның күпчелеген кызлардан алдык. Командадагы иң тәҗрибәле волонтерга быел 81 яшь тулачак, ә иң яшьләре 2019 елда 14 яшьләре тулуны билгеләп узачаклар, - ди “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин.

Ярышларны уздыру кысаларында барлыгы Россиядән һәм башка илләрдән 3500 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, алар төрле-төрле 93 позициядә эшләячәкләр. Аларның 3000е Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк, 400е - Россиянең төрле төбәкләреннән киләчәкләр, 100е - чит дәүләт вәкилләре булачак.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте