Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы Казанда гыйнвар аенда узачак

Рәсми чара

14.01.2019, 09:30

2019 елның 21 нче гыйнварыннан 27сенә кадәр Казанда Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (Competition Preparation Week) узачак. Аның программасына WorldSkills International халыкара оешмасы директорлар советы утырышы да керә.

Чарада 62 илдән 600 кеше катнашыр дип көтелә: Директорлар советы, WSI секретариаты, WSI әгъзалары булган илләр делегацияләре башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, экспертлар, мәйданнарның техник администраторлары, компетенцияләр белән идарә менеджерлары, тим-лидерлар, күзәтүчеләр, WorldSkills Shanghai 2021 оештыру комитеты вәкилләре, партнерлар һәм башкалар.

Дөнья чемпионатына әзерлек атнасы кысаларында ярышлар мәйданының техник төзелеше, клиентлар төркемнәрен сервислар белән тәэмин итү, конкурс биремннәрен әзерләү, партнерлык программаларын гамәлгә ашыру, инфраструктура битләрен раслау һәм башкалар кебек чемпионатка әзерлек мәсьәләләрен карау да планлаштырыла.

CPW чарасында катнашучылар Чемпионатның ярышлар мәйданын – “Казан Экспо” ХКҮ караячаклар, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышачаклар, кунакханәләр һәм WorldSkills авылы буйлап турда катнашачаклар.

Чара программасы кысаларында шулай ук эшче профессияләрнең дәрәҗәләрен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” (One School – One Country) профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт биреләчәк, Татарстан Республикасының кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырылды.

Моннан тыш, атна дәвамында бик күп чаралар уздырылачак, дөнья чемпионатына кадәр калган вакытны киредән саный торан стеланы ачу да планлаштырыла.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте