Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасында 60 тан артык илдән 600 ләп кеше катнашачак

Рәсми чара

21.01.2019, 13:51

Казанда 21 гыйнвардан 27сенә кадәр Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (CompetitionPreparationWeek) узачак. Аның программасына WorldSkills International халыкара оешмасы директорлар советы утырышы да керә. Чемпионатка әзерлек атнасы ачылышы алдыннан “Татмедиа” республика массакүләм коммуникациләр агентлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Анда WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи, Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының WorldSkills стандартлары нигезендә федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдәге чемпионатларны оештыру буенча урынбасары Карина Саликова катнаштылар.

“Чемпионатка әзерлек атнасы – бик мөһим чара. Анда WorldSkills вәкилләре булган илләр әгъзалары, глобаль партнерлар белән очрашулар планлаштырыла. Мондый төрдәге чемпионатлар бик зур әзерлек таләп итәләр һәм без хуҗа булган илгә – Россиягә һәм чараны оештыручы шәһәргә - Казанга әзерлекнең югары дәрәҗәдә алып барылуы өчен рәхмәт әйтәбез.

Шушы атна эчендә без барлык мәсьәләләр буенча да җентекләп фикер алышырга планлаштырабыз. Чемпионат кысаларында 56 компетенция буенча ярышлар уздыру каралган һәм компетенцияләр менеджерлары үз вакытларын алардан нәрсә таләп ителгәнлеген тулысынча аңлауга багышлаячаклар. Моннан тыш без башка чаралар: министрларның халыкара саммиты, WorldSkills эшлекле программасы һәм чит илләр командалары вәкилләренең җирле мәктәпләр укучылары белән танышуларына мөмкинлек бирә торган One School – one country (“Бер мәктәп – бер ил”) программасы турында да фикер алышачакбыз.

Безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – Россия халкын да, шулай ук бар дөнья халкын да күнекмәләрнең безнең тормышта никадәр мөһим роль уйнавын аңлауга якынайту. Без яшләргә һөнәри күнекмәләрне үзләштерүнең дөрес юл икәнлеген күрсәтергә телибез. Без шулай ук илләр хакимиятләренә, эшкуар-лидерларга, ата-аналарга киләчәк икътисадын төзегән чакта һөнәри компетенцияләрнең никадәр кирәк булуларын күрсәтергә телибез”, - дип белдерде Дэвид Хоуи, журналистларны сәламләп.

Чарада 62 илдән 600 кеше: Директорлар советы, WSI секретариаты, WSI әгъзалары булган илләр делегацияләре башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, экспертлар, мәйданнарның техник администраторлары, компетенцияләр белән идарә менеджерлары, тим-лидерлар, күзәтүчеләр, WorldSkills Shanghai 2021 оештыру комитеты вәкилләре, партнерлар һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

 “Очрашуның максаты – чемпионатка әзерлек буенча ярышлар мәйданының техник төзелеше, клиентлар төркемнәрен сервислар белән тәэмин итү, конкурс биремнәрен әзерләү, партнерлык программаларын гамәлгә ашыру, инфраструктура битләрен раслау кебек барлык мәсьәләләрне дә җентекләп эшләп бетерү. Бик тыгыз программа көтелә. Чемпионатка әзерлек атнасында катнашучылар Чемпионатның ярышлар мәйданын – “Казан Экспо” ХКҮ караячаклар, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышачаклар, кунакханәләр һәм WorldSkills авылы буйлап турда катнашачаклар, Чемпионат ачылышы һәм ябылу тантаналары узачак объектны караячаклар һәм эшлекле очрашуларда катнашачаклар, - дип белдерде Рафис Борһанов. Ул тагын бер тапкыр ярышларга әзерлек турында сөйләде һәм 24 гыйнварда дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитетының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова рәислегендәге утырышы узачагын искәртеп узды. 

Чара программасы кысаларында шулай ук 25 гыйнварда эшче профессияләрнең дәрәҗәләрен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт биреләчәк, Татарстан Республикасының кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырылачак.

“Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) проектында Казанның 57 мәктәбе катнаша. Әлеге мәктәпләрнең һәркайсына аерым бер яки ике ил (әгәр дә алар берничә катнашучы гына алып килсәләр) беркетелгән. Дөнья чемпионаты уздырылу вакытында беркетелгән илләр вәкилләре тәҗрибә уртаклашу максатыннан әлеге мәктәпләргә киләчәкләр. Ә мәктәпләр, үз чиратларында, 25 гыйнвардан башлап иҗади якын килү һәм безнең гадәти кунакчыллык нигезендә кунакларны каршы алырга әзерләнә башлаячаклар. 

 “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры урынбасары Карина Саликова сүзләренчә, чемпионатның төп бурычларының берсе – кадрларны әзерләү системасын үзгәртү. WorldSkills Russia һәм  Чемпионатның стратегик партнеры “Ростатом”ның берлектә гамәлгә ашыра торган эшлекле программасы нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән.

Дәүләт корпорациясе WSI хәрәкәтендә катнашучы илләр арасында кадрлар әзерләү системаларының иң яхшы практикаларына зур тикшеренү тәкъдим итә.

Эшлекле программа ике халыкара көннән торачак, алар барышында катнашучыларның төп игътибары дөнья икътисадларының кадрларны әзерләү буенча ихтыяҗлары турында фикер алышуга юнәлтеләчәк. Беренче көнне фикер алышу гомуми булачак, икенче көнне Европа, Азия, Латин Америкасы вәкилләре өчен аерым треклар тәкъдим ителәчәк. Коммуникацияләр өчен мондый мәйданнар макрорегиональ үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирәләр. Эшлекле программаның өченче көне исә милли булачак. Эшлекле программада барлыгы 1200 кеше катнаша.  

“Эшләнә торган барлык эшләр, чемпионат – гади чара гына түгел. Бу әле ниндидер профессияләр барлыгын килеп карау урыны гына да түгел, бу безне алда ни көтүе турында уйлану мөмкинлеге дә. 5-10 елдан мәктәпне тәмамлагач кая барырмын, кем булырга теләрмен, баламны күнекмәләре һәм теләкләре аңа алдагы тормышында уңышка ирешергә һәм бәхетле булырга мөмкинлек бирә торган чын эш белән ничек кызыксындырырга дип уйлана торган урын ул”, - дип ассызыклады Карина Саликова.

Гомумән алганда, эшлекле программа – чемпионаттан соң да дәвам итәчәк бик зур тикшеренү эше ул. Аның нәтиҗәсе булып замана икътисадында кадрларга булган ихтыяҗга җавап бирү өчен нинди максатчан гамәлләр кылырга кирәклеген аңлау торачак.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте