Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына әзерлек атнасы ачылды

Рәсми чара

22.01.2019, 13:02

1/3

Казанда бүген 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (CompetitionPreparationWeek) ачылды. Пленар утырышта 60 илдән килгән 600дән артык делегат каршысында WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи, Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар чыгыш ясадылар.

Пленар утырыш башланыр алдыннан журналистларның Казанда уздырылачак дөнья чемпионатына әзерлектә CPW әһәмияте турындагы  сорауларына WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин җавап бирде.

 “Чемпионатка әзерлек атнасы чараларында барлык илләр вәкилләре: техник экспертлар, делагацияләр башлыклары, ярышлар мәйданнары төзелеше өчен җаваплы белгечләр һәм башкалар катнаша. Кунакханәләр карала, техник битләр, икенче төрле әйткәндә, конкурсантлар ярышачак җиһазлар исемлеге раслана”, - ди Эмиль Гобәйдуллин. Аның фикеренчә, Казан ярышларны уздырырга инде әзер. “Кирәкле барлык инфраструктура да булдырылган. Алдагы еларда уздырылган чаралардан тупланган тәҗрибә безнең өчен зур ярдәм, зур плюс булып тора. “Казан Экспо” төзелешендә без алда уздырылган чемпионатлар хуҗалары тәҗрибәсенә таяндык”,- дип белдерде  ул.

“Казан Экспо – дөнья дәрәҗәсендәге объект, һәм без WorldSKills проекты бу гаҗәеп комплекс эшчәнлегенә башлангыч булып торыр дип ышанабыз.  Атнаның мөһим бурычлары арасында әлеге объектны, алар ярышларның кайда узачагын аңласыннар өчен, экспертларга күрсәтү дә бар”, - дип ассызыклады Дэвид Хоуи.

Программа бик тыгыз. Чемпионатка әзерлек атнасында катнашучылар Чемпионатның ярышлар мәйданын – “Казан Экспо” ХКҮ караячаклар, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышачаклар, кунакханәләр һәм WorldSkills авылы буйлап турда катнашачаклар, Чемпионат ачылышы һәм ябылу тантаналары узачак объектны караячаклар һәм эшлекле очрашуларда катнашачаклар. 24 гыйнварда дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитетының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова рәислегендәге утырышы узачак. Чара программасы кысаларында шулай ук 25 гыйнварда эшче профессияләрнең дәрәҗәләрен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт биреләчәк. Татарстан Республикасының кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырылачак.

Атна чараларында WorldSkills яшьләр советы – ChampionsTrust проекты вәкилләре дә катнаша. 2011 елда Лондонда узган дөнья чемпионатында җиңү яулаган Гэри Кондон (WorldSkills компетенциясе: “Коры төзелеш һәм  штукатурлау эшләре”) Казанда беренче тапкыр. “Хис-тойгыларымны сөйләп бетерерлек түгел. Шәһәр бик матур! Чемпионатны түземсезлек белән көтәм”, - ди ул.

Россия кондитеры, һөнәри осталык буенча 2015 елда Бразилиядә уздырылган WorldSkills халыкара дөнья чемпионатында катнашкан вәкил Анна Прокопеня WorldSkills ChampionTrust чарасында Европаны тәкъдим итә.  “Мин инде дүртенче ел WorldSkills яшьләр советы әгъзасы булып торам. Казанга беренче генә килүем түгел, аның торган саен матурлана баруын күрәм. 2019 елда узачак чемпионат вакытында Казанда уздырган һәр минутым илемнең халыкара дусларым күз алдында ничек күренүе өчен горурлык белән узар дип ышанам”, - ди кыз.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте