Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы кунаклары “Казан Экспо”ны карадылар

Рәсми чара

24.01.2019, 09:40

1/3

Бүген 21 гыйнвардан алып 27сенә кадәр уза торган WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасына килгән кунаклар “Казан Экспо” объектын карадылар. Күргәзмәләр комплексын карау Чемпионатка әзерлек атнасы программасындагы мөһим пунктларның берсе иде.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Чемпионатның төп ярышлар мәйданы булачак. Әлеге объект төзелешенә 75,8 га мәйдан бирелгән. “Казан Экспо” “Казан” халыкара аэропортына бик якын урнашкан: бу Чемпионатта катнашучылар һәм кунакларның килү-китүләре белән, шулай ук конкурсантлар өчен җиһазлар китерүгә бәйле логистик һәм оештыру кыенлыкларын минимальләштерү мөмкинлеген бирә.

“Казан Экспо” – WorldSkills чемпионатының матди мирасының мөһим объекты. Комплекс Идел буе федераль округында иң зурысы булачак һәм аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән җылы күчеш юлы аша тоташтырылган өч күргәзмәләр павильонын үз эченә алачак. “Казан Экспо” ХКҮ инфраструктурасы 3 мең кешелек урынга исәпләнгән заманча конгресс-холлны, 30 кешедән алып 500 кешегә кадәр урынлы 35 зал-трансформерны, 2077 машинага исәпләнгән парковканы һәм туклану урыннарын колачлый.

“Казанның бу очрашуга һәм гомумән алганда чемпионатка ничек әзерләнүе матур тәэсирләр калдырды”, - дип белдерде WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының техник директоры Александра Федорова.

“Мин бик тәэсирләндем. Чемпионатка катнашучыларның бар дөньядан Казанга җыелып, ярышлар башланып китү мизгелен көтеп җиткерә алмыйм. Бу бик матур ярыш булачак, чемпионатны уздыру өчен биредә шартлар бик яхшы”, - дип белдерде WorldSkills яшьләр советы (WorldSkills ChampionsTrust) вәкиле Анна Прокопеня. ​​​​​​​

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте