Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты

Рәсми чара

24.01.2019, 09:43

1/3

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге – оешма президенты Саймон Бартли һәм аның башкаручы директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.

Очрашу 24 гыйнвар иртәсендә ТР Хөкүмәт йортында узды. Анда катнашучылар Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына әзерлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

“Без Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Россиягә дөнья чемпионаты алдыннан безнең каршыда торган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүләре өчен бик рәхмәтлебез”, – дип белдерде WorldSkills International президенты Саймон Бартли. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россиядә узачак чемпионатның иң югары дәрәҗәдә оештырылачагын белдерде.

Инде билгеле булганча, бу көннәрдә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (CompetitionPreparationWeek) уза. Чемпионатка әзерлек атнасында катнашучылар Чемпионатның ярышлар мәйданын – “Казан Экспо” ХКҮ карыйлар, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышалар, кунакханәләр һәм WorldSkills авылы буйлап турда катнашалар, Чемпионат ачылышы һәм ябылу тантаналары узачак объектны карыйлар. Моннан тыш бүген дөнья чемпионатына әзерлек буенча Оештыру комитетының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова рәислегендәге утырышы узачак.

Чара программасы кысаларында шулай ук 25 гыйнварда эшче профессияләрнең дәрәҗәләрен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт биреләчәк. Татарстан Республикасының кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырылачак.

Мәгълүмат ТР Президенты Матбугат хезмәте сайтыннан алынган