Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 чарасына кадәр калган вакытны киредән саный торган стела урнаштырылды

Рәсми чара

24.01.2019, 12:45

Казанда 24 гыйнварда Бауман урамында һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чарасына кадәр калган вакытны киредән саный торган стела урнаштырылды.

Стела ачылышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International җитәкчелеге – оешма президенты Саймон Бартли һәм аның башкаручы директоры Дэвид Хоуи, Казан мэры  Илсур Метшин, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов, “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директоры  Алексей Лихачев мәртәбәле кунаклар булдылар.

Татьяна Голикова җыелганнарны Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Безнең ил эшче һөнәрләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Алда чемпионат – яшьләргә үзләрен күрсәтергә, булачак һөнәрләрен сайларга тагын бер мөмкинлек көтелә. Мин барыгызга да уңышлар телим, Казан һәм бөтен Россия халкын әлеге чара белән котлыйм”, - дип белдерде Татьяна Голикова.

Саймон Бартли үз чиратында  WorldSkills ярышларының катнашучыларның һәм тамашачыларның тормышларын яхшы якка үзгәртергә сәләтле булуын әйтте. “Бу стела яныннан узган саен, зинһар, һөнәрләрнең җәмгыять тормышына ничек яхшы тәэсир итүе турында уйлагыз әле”, - диде ул. WorldSkills Kazan 2019 проектына күрсәтелгән зур игътибар өчен ул WorldSkills International исеменнән Россия, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә, илебезнең барлык халкына зур рәхмәтен җиткерде.

“Чемпионат башланырга 209 көн калды, әмма инде 200 көннән соң бирегә беренче катнашучылар килә башлаячак. Без аларга традицияләребезне һәм гадәти кунакчыллыгыбызны крсәтергә, аларны тиешенчә каршы алырга тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара кысаларында шулай ук  Россия шеф-повары һәм телевидение алып баручысы Константин Ивлевны WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Илчесе итеп билгеләү тантанасы да узды. Аңа Илче статуэткасын һәм шарфын Роберт Уразов тапшырды.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.​​​​​​​

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте