Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkillsKazan 2019 оештыру комитеты утырышы узды

Рәсми чара

24.01.2019, 14:57

Казан Ратушасында 24 гыйнварда WorldSkillsKazan 2019 оештыру комитетының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашындагы утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Казан мэры Илсур Метшин, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнаштылар.

Утырыш кысаларында чемпионатка әзерлекнең төп мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. “Бүген без дөнья чемпионатын уздырыр өчен кирәк булган норматив базаны карадык. Ачылыш һәм ябылу тантаналарының ничек оштырылачаклары турында, илгә визасыз керүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр хакында, эшкә махсус таләп ителмәячәк рөхсәт алу турында  сөйләштек.

Моннан тыш без ярышлар мәйданнарын эчтәлекле тутыру тәкъдимнәрен карадык, шулай ук ил төбәкләре вәкилләренең бирегә ничек киләчәкләре турында сөйләштек. Ярышларда катнашучыларга билетлар алганда ташламалы тарифлар темасы да күтәрелде. Без шулай ук чемпионатка көндез баруларны оештыру турында да сөйләштек, болай эшләгәндә кунакханәләргә артык авырлык килми, ә кунаклар исә чемпионат атмосферасын тоя алачаклар”, - дип сөйләде Татьяна Голикова.

Ул шулай ук чемпионатның иминлек буенча ведомство штабын Россия эчке эшләр министры җитәкләячәген дә әйтте. “Бу штаб 1 нче апрельгә кадәр формалашып бетәчәк, әмма мин инде хәзер үк Татарстан Республикасында халыкара ярышларны уздыру буенча бик зур тәҗрибә тупланганлыгын әйтә алам, безгә бары тик башкарма хакимиятнең иминлекне саклауны оештыру буенча җаваплы органын билгеләргә генә кирәк иде”, - дип белдерде вице-премьер.

Оештыру комитеты утырышына нәтиҗәләр ясап, ул: “Чемпионатка әзерлек берникадәр алга китеш белән дә бара. Казанда бүген бу чарага кадәр калган вакытны киредән саный башлавыбызга шатмын”, - диде.

“Гомумән алганда, әзерлекнең барлык юнәлешләре буенча да карарлар кабул ителгән инде. Россиянең башка төбәкләреннән мөмкин кадәр күбрәк яшьләрнең бирегә килеп, WorldSkills дөнья чемпионатының нәрсә икәнлеген үз күзләре белән күреп китүләрен телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов үз чиратында.

Роберт Уразов Россиянең дөнья чемпионатын уздыруга заявка биргән чакта тәкъдим иткән барлык инициативаларны да гамәлгә ашыруын искәртеп узды. “Мин DigitalSkills проекты -юниорлар арасындагы ярыш инициативасы турында, шулай ук чемпионатның эшлекле программасы оештырылу турында да әйтәм”, - диде WorldSkills Russia башлыгы.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты – күпкырлы вакыйга, ул дәүләт органнары һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре, сәнәгать тармагы вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре очраша, һөнәри осталык белән бәйле иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр хәл ителә торган урын.

WorldSkills чемпионаты ике елга бер тапкыр төрле илләрдә уздырыла һәм профессиональ әзерлекне һәм осталыкны камилләштерү өлкәсендә мөһим вакыйга булып тора. Анда WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы илләрнең милли чемпионатлары җиңүчеләре катнаша.  Алар, алларына куелган бурычларны хәл итү барышында үзләренең техник әзерлек дәрәҗәләрен, шулай ук шәхси һәм коллективка хас сыйфатларын күрсәтәләр.

Казанда  WorldSkills чемпионаты 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр уза. Анда 60тан артык илдән  1600дән артыграк конкурсант катнашачак. Алар 56 компетенциядә көч сынашачаклар.  Чемпионатны уздыру хокукын Россия 2015 елның 10 августында WorldSkills International халыкара оешмасының Сан-Паулуда (Бразилия) узган Генераль Ассамблеясында яулады. 

Ярышлар программасы 6 тематик блокка берләштерелгән 56 компетенциядән тора: “төзелеш өлкәсе”, “мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре”, “сәнәгать җитештерү өлкәсе”, “гражданнарны йөртү транспортына хезмәт күрсәтү”, “хезмәт күрсәтүләр өлкәсе”, “иҗат һәм дизайн”.

Төп компетенцияләрдән кала WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты тагын киләчәк профессияләре буенча  FutureSkills һәм 16 яшькә кадәр булган яшь катнашучылар өчен  WorldSkills Juniors чемпионатлары мәйданы да булып торачак.

Чемпионатны оештыручылар буларак WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы  - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО  (Казан шәһәре) чыгыш ясый.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Чемпионатның төп ярышлар мәйданы булачак. Әлеге объект төзелешенә 75,8 га мәйдан бирелгән. “Казан Экспо” “Казан” халыкара аэропортына бик якын урнашкан: бу Чемпионатта катнашучылар һәм кунакларның килү-китүләре белән, шулай ук конкурсантлар өчен җиһазлар китерүгә бәйле логистик һәм оештыру кыенлыкларын минимальләштерү мөмкинлеген бирә.

“Казан Экспо” – WorldSkills чемпионатының матди мирасының мөһим объекты. Комплекс Идел буе федераль округында иң зурысы булачак һәм аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән җылы күчеш юлы аша тоташтырылган өч күргәзмәләр павильонын үз эченә алачак.  “Казан Экспо” ХКҮ инфраструктурасы 3 мең кешелек урынга исәпләнгән заманча конгресс-холлны, 30 кешедән алып 500 кешегә кадәр урынлы 35 зал-трансформерны, 2077 машинага исәпләнгән парковканы һәм туклану урыннарын колачлый.

Чемпионатта катнашучыларны һәм экспертларны яшәтү урыны буларак WorldSkills авылы кабатланмас торак комплексы (Универсиада авылы) тәкъдим ителә. Әлеге торак массив 2013 елдагы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары алдыннан төзелде һәм хәзерге вакытта даими нигездә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе кампусы буларак кулланыла. Универсиада авылы – Казанда узган Бөтендөнья студентлар уеннары мирасы һәм ул дөнья дәрәҗәсендәге  чаралар уздырылган чакта күп тапкырлар катнашучыларны урнаштыру урыны буларак файдаланылды (шул исәптән Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында да).

Чемпионатның төп мәдәни мәйданы SkillsCulturePark – “Казан Экспо” территориясендә урнашкан күңел ачу паркы булачак.

Чемпионатка әзерлек, барлык клиентлар төркемнәренә сыйфатлы сервислар күрсәтү һәм тамашачыларны максималь күләмдә җәлеп итү өчен,  WSI  таләпләре нигезендә алып барыла.

Чемпионатка Казан шәһәренең барлык инфраструктурасын - юл инфраструктурасы, җәмәгать урыннары, яшәү һәм туклану урыннары (шул исәптән Россиянең барлык төбәкләреннән булган кунаклар һәм мәктәп укучылары өчен дә)  формалаштыру һәм төзекләндерү  программасы формалаштырыла. 

437 көнгә сузылган WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясе нәтиҗәләре буенча 89 илдән булган кандидатлардан  14277 заявка алынган. Аларның күпчелеге Россия гражданнарыннан (13306) кергән, моннан тыш  971 заявка башка дәүләтләр вәкилләреннән алынган. Ярышларны уздыру кысаларында барлыгы Россиядән һәм башка илләрдән 3500 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, алар төрле-төрле 93 позициядә эшләячәкләр. 

Билгеле булганча,  WorldSkills – халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты – һәрбер илдә һәм гомумән бөтен дөньяда профессиональ осталык ярышларын уздыру юлы блән эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм профессиональ белем бирүне үстерү.

WorldSkills International (WSI) халыкара оешмасы экспертлар бәяләмәсен, сәнәгатьтә һәм хезмәт күрсәтүләр секторында эшче белгечлекләрнең профессиональ стандартларын эшләүне һәм югары дәрәҗәдә формалаштыруны тәэмин итә.

WSI миссиясе квалификацияле эшчеләрнең дәрәҗәләрен күтәрүне, компетенцияләр һәм күнекмәләрнең ил үсеше һәм һәркемнең шәхси үсеше өчен бик мөһим булуларын күрсәтүне максат итә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте