Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Яңалыклар

# WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасында 60 тан артык илдән 600 ләп кеше катнашачак Рәсми чара 21.01.2019, 13:51 Казанда 21 гыйнвардан 27сенә кадәр Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (CompetitionPreparationWeek) узачак. Аның программасына WorldSkills International халыкара оешмасы директорлар советы утырышы да керә. Чемпионатка әзерлек атнасы ачылышы алдыннан “Татмедиа” республика массакүләм коммуникациләр агентлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Анда WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи, Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының WorldSkills стандартлары нигезендә федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдәге чемпионатларны оештыру буенча урынбасары Карина Саликова катнаштылар.