Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына старт бирелде Рәсми чара 22.08.2019, 19:44 Казанның "Казан Арена" стадионында тантаналы рәвештә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелмалары Казан һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләрендә булдылар Рәсми чара 22.08.2019, 14:02 Бүген, 22 августта, WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелма әгъзалары мәдәни элемтәләр һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максаты белән Казан шәһәре һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләренә бардылар. Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты катнашучылары укучыларга үз илләре турында сөйләделәр һәм “Бер мәктәп – бер ил” проекты кысаларында төрле компетенцияләр буенча интерактив мастер-класслар уздырдылар. Россиядә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачыла Рәсми чара 22.08.2019, 10:10 “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты инде бу пәнҗешәмбедә, 22 август көнне старт ала. Зиннәтле ачылу тантанасы “Казан Арена” стадионында үтәчәк. Профессионализм бәйрәменә әйләнәчәк һәм дөньяның иң яхшы үз эше осталарын ачыкларга ярдәм итәчәк ярышларда 63 илдән килгән мең өч йөздән артык конкурсант катнашачак. Казанда “Бер мәктәп – бер ил” проекты старт ала Рәсми чара 22.08.2019, 08:04 Бүген 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында “Бер мәктәп – бер ил” белем бирү проекты старт ала. WorldSkills International оешмасына керүче милли җыелма вәкилләре Казан һәм Татарстанның 58 мәктәбендә булачаклар. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына җиңү артыннан! Рәсми чара 21.08.2019, 08:54 WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына бер көн кала конкурсантлар "Казан Экспо" объектында булдылар. Традиция буенча, алар киләсе дүрт көн эчендә – 23-26 августта аларның эш урыннарына әйләнәчәк ярыш мәйданчыклары белән таныштылар. 12345...20