Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасында 60 тан артык илдән 600 ләп кеше катнашачак Рәсми чара 21.01.2019, 13:51 Казанда 21 гыйнвардан 27сенә кадәр Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (CompetitionPreparationWeek) узачак. Аның программасына WorldSkills International халыкара оешмасы директорлар советы утырышы да керә. Чемпионатка әзерлек атнасы ачылышы алдыннан “Татмедиа” республика массакүләм коммуникациләр агентлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Анда WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи, Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының WorldSkills стандартлары нигезендә федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдәге чемпионатларны оештыру буенча урынбасары Карина Саликова катнаштылар. WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы Казанда гыйнвар аенда узачак Рәсми чара 14.01.2019, 09:30 2019 елның 21 нче гыйнварыннан 27сенә кадәр Казанда Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы (Competition Preparation Week) узачак. Аның программасына WorldSkills International халыкара оешмасы директорлар советы утырышы да керә. Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларында булуны оештыру эшләре турында фикер алыштылар Рәсми чара 14.12.2018, 14:50 Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының “Посетитель” программасын гамәлгә ашыру буенча белем бирү семинары Казанның теннис академиясендә 14 нче декабрьдә узды. Россия төбәкләре вәкилләре, 2019 елның августында алардан Казанга киләчәк мәктәп укучылары һәм студентлар Чемпионат объектларында аларны ниләр көткәнлеген белү өчен Казанга килделәр. Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Һөнәри белем бирү һәм кадрларны алга китеп әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин чыгыш ясады, ә чемпионат турында аларга WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды Рәсми чара 05.12.2018, 12:39 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. Александр Гудков WorldSkills Kazan 2019 Илчеләре командасына кушылды Рәсми чара 05.12.2018, 10:31 WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының яңа Илчесе итеп Александр Гудков – Россия телевидение алып баручысы, актёр, шоумен һәм сценарист билгеләнде. Аны Илчелеккә билгеләү тантанасы Мәскәүдә уза торган, аның кысаларында күчмә рекрутинглау үзәге дә эшләп торучы Халыкара волонтерлар форумы вакытында башкарылды. 1...1011121314...20