Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Нассим Талеб һәм Дмитрий Песков WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасында: икътисад үсешенә юнәтелгән риск-инжиниринг хакында әңгәмә Эшлекле программасы 15.07.2019, 13:10 Мөгаен, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты эшлекле программасы кысаларында бу иң кызыклы дискуссия булыр. Америка публицисты, икътисадчы һәм трейдер Нассим Талеб һәм РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков бер сәхнәдә күзгә-күз очрашачаклар. WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасына теркәлү 22 июльгә кадәр озайтылды Эшлекле программасы 10.07.2019, 07:30 Соңгы көннәрдә килгән заявкалар саны күп булу сәбәпле, оештыру комитеты россияле катнашучылар өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты эшлекле программасына теркәлүне 22 июльгә кадәр озайту турында карар кабул итте. Мәгарифтә цифрлы уеннар концепциясен куллану авторы WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы кысаларында чыгыш ясаячак Эшлекле программасы 08.07.2019, 08:39 Фәлсәфә фәннәре докторы, цифрлы уеннарны белем бирү максатында куллану концепциясе, “Яңа балачак: чәчәк атучы дөньяда балаларны тәрбияләү” китабы авторы Джордан Шапиро WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы спикеры буларак чыгыш ясаячак. Павел Лукша: “Бар дөнья мәгариф системасы чын сектор ихтыяҗларыннан көннән-көн ераклаша” Эшлекле программасы 04.07.2019, 12:08 Global Education Futures халыкара платформасына нигез салучы һәм “Яңа һөнәрләр атласы” идеясын эшләүче Павел Лукша WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасында катнашачак. Даими уку - хезмәт базарында кирәкле булып калу ысулы Эшлекле программасы 03.07.2019, 11:57 23 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасында даими уку процессына, яңа күнекмәләр үзләштерүгә, әлегә булмаган һөнәрләргә әзерләнү методларына багышланган “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” дип аталган аерым секция эшләячәк. Аның кысаларында Пол Комин (Халыкара хезмәт оешмасы, һөнәри күнекмәләр һәм эшкә урнашу буенча өлкән белгеч), Нидека Харри (“the Youth for Technology” Фонды генераль директоры) һәм Карл Бенедикт Фрей (Оксфордта мәшгульлек һәм технология сораулары буенча программа со-директоры) үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. 1234